Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Актанышлылар Әлфия Авзалова исемендәге II Халыкара фестиваль лауреатлары

Әлфия Авзалова исемендәге II Халыкара фестивальгә Актаныш районыннан дистәләгән җырчы, сүз остасы, бию коллективлары фестивальнең икенче турына чакыру алды.

Финалга узучылар чыгышларын видеоязмада оештыру комитетына юллаган иде. Нәтиҗәдә Муниципаль театрны оештыручыларның берсе, Татарстанның атказанган артисты Нур Хөсәенов һәм Киров авылының “Дуслык” бию ансамбле лауреат исеменә лаек булдылар. Балалар сәнгать мәктәбенең Разида Хаҗиева җитәкчелегендәге “Умырзая” үрнәк вокаль ансамбле, Лилия Фәтхуллина остазлыгында бию серләренә төшенүче “Ак инеш” ансамбле 23 октябрьдә Пирамида сәхнәсендә узган Халыкара фестивальдә профессиональ дәрәҗәдәге артистлар белән чыгыш ясап шулай ук лауреат буларак хөрмәтләнделәр.

“Актанышлылар чыгышы, гадәттәгечә, югары әзерлекле, зәвыклелеге белән аерылып торды”-, дип үзебезнекеләр белән горурлануын әйтте балалар сәнгать мәктәбе директоры Айгиз Мәгъдәнов. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев