Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Актанышның 3 укучысы Кырлайда булып кайтты

1 июнь көнне Арча районының Яңа Кырлай авылында бөек шагыйрь Г.Тукайның “Шүрәле” әкият-поэмасы язылуына 110 ел тулуга багышланган “Сөйкемле шүрәле” IX Халыкара иҗат бәйгесенең тантаналы рәвештә йомгаклау һәм бүләкләү тантанасы булып узды. Актаныштан да 3 укучы бүләкләнүгә чакырылган иде.

Кырлайга барып җитү белән, Г.Тукайның яшәгән авылында зур сәяхәт башланды. Балалар Тукайның яшәгән өендә булдылар, бакчасында гаҗәеп матур итеп эшләнгән истәлекле паркны карадылар. Истәлеккә фотога төштеләр. Шул хәтле әкияти матур итеп эшләнгән бакча-парк барлык балаларның да күңелләрендә истә калырлык булды. Яңадан ике катлы итеп эшләнгән матур бина – музейда кунак булдык, музейның тирә-ягы Г.Тукайның әкият геройларының сыннары белән бизәлгән, сыннарның тирә-ягы матур агачлар белән уратылган. Гомумән алганда, әкият дөньясы. Алга таба сәяхәт мастер-класслар белән тулыланды, балалар бирелгән темаларга карата үзләренең кул осталыкларын күрсәттеләр. Аннары ашханәдә тәмле ризыклар белән сыйландылар.

 

Бәйгедә Татарстан һәм Россиянең төрлетөбәкләреннән укучылар катнашкан иде. Безнең Актаныш сәнгать мәктәбе укучылары II дәрәҗә лауреат Йолдыз Сәрвәрова, Зөһрә Сәрвәрова, III дәрәҗә лауреат Гөлназ Хәйретдинова бу бәйгедә җиңүгә зур өлеш керттеләр.

 

Аларны шушы зур җиңүләре белән котлыйбыз. Җиңүче укучылар диплом һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнделәр. Остазлары Айрат Сәрвәровка карата күп мактау сүзләре яңгырады.

 

Шушы зур сәяхәтне оештыруда ярдәм күрсәткәне өчен район башкарма комитеты җитәкчесе  Энгель Нәвап улына һәм барлык оештыручыларга, балаларны алып барган автобус шоферы Фирдәвис абыйга зур рәхмәтебезне белдерәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев