Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

АКТАНЫШНЫҢ МАКТАНЫЧЫ: “Мирас” хор коллективы

“Мирас” хор коллективы 2009 елда оешты, ул 55 яшьтән 76 яшькә кадәрге 50 ветеранны берләштерә. Коллективта хатын-кызлар, ирләр һәм катнаш вокаль ансамбльләре, халык уен кораллары ансамбле, ялгыз җырчылар, нәфис сүз осталары, 6 парлы бию коллективы шөгыльләнә.

 

Коллективның җитәкчесе – Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре  Лира Хафизова. Хорны сәхнәгә куючы һәм аккомпаниатор – Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Мирзанур Фарукшин, дирижер – Луиза Исламова. Шулай ук коллективта 5 солист,  Татарстанның  6 атказанган  мәдәният хезмәткәре шөгыльләнә. Репетицияләр атнага өч тапкыр Игелек үзәге бинасында уза. Коллективның төп максаты – халык  иҗаты  үрнәгендә  татар  җыр сәнгатен саклау һәм үстерү. Репертуар өлкәннәрнең яшенә карап сайлана  һәм даими рәвештә тулыланып, үзгәреп тора. Татар халык  җырлары,  лирик,  сугышчан-патриотик,  районыбызның үзешчән авторлары тарафыннан язылган көйләр ике, өч тавышта яңгырый. Шуңа күрә һәр тавышның партиясен вокаль   ансамбльгә җыр салганда җырчылар белән аерым эшләргә туры килә. 9 ел эчендә матур  коллектив тупланды: хәл белешү,  бергәләп ял итү, авылларга концертлар белән чыгу, бәйрәмнәрне, туган көннәрне, юбилейларны бергәләп уздыру күркәм традициягә әйләнде.

 

   “Мирас”  хор коллективы районда узган барлык чараларда да актив катнаша. Районыбызның төрле авылларында,  чиктәш күрше районнарда аларның чыгышларын  яратып кабул итәләр, ә Пучы ветераннар  интернатында һәм аскы Актаныш ветераннар йортында аларны һәр бәйрәм саен көтеп алалар. Башкару осталыгы, югары профессиональ  чыгышлар, халкыбызның  җыр сәнгатен үстерү , өлкәннәрнең  тавышларын ачу буенча  нәтиҗәле  эшләүче  Луиза Исламова һәм Мирзанур Фарукшинның хезмәтләре бәяләп бетергесез.

 

Төрле чараларда катнашып, коллектив  2015 елда  – 11, 2016 елда – 13, 2017 елда – 11, 2018 елның беренче  кварталында 10 тапкыр чыгыш ясаган. Район үзешчәннәренең  ел саен узган смотр концертында  2015 елда – Гран-при, 2016 елда – I урын, 2017 елда Диплом белән бүләкләнгән.

Республика өлкәннәре арасында уздырылган “Балкыш”  фестивалендә катнашып, коллектив  әгъзалары  зур уңышларга ирештеләр.  Әйтик,  2014 елда Башкортстанның һәм Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәрләре, бертуган Джон һәм Робсон Мусиннар, 2015 елда – хатын-кызлар, 2016 елда  ирләр вокаль ансамбльләре  лауреат исеменә,  халык уен кораллары ансамбле, солистлар  Илфира Әһлетдинова, Флүдә Гыймадиева, Халидә Әскарова, Зәлифә Әмирова, Шамил Шәемов, Сәгыйт Мансуров, Назыйф Әгъләмов, Лира Хафизова, Гөдәир Шаемов (бию), Фикус Гыйльфанов, Рәмилә Хамматуллина, Әлфисә Гыймазова (нәфис сүз) һәм башкалар Диплом белән бүләкләнделәр.

 

  Өлкәннәрнең республика “Балкыш-2018” фестивалендә катнашып, “Мирас” хор коллективы лауреат исеменә лаек булды һәм  17 майда Казан шәһәренең  Габдулла Тукай исемендәге филармониясендә Бөек Җиңүнең 73 еллыгына багышлап уздырылган гала-концертта уңышлы чыгыш ясады.

 

   Киләчәктә  “Мирас” хор коллективының   максаты – “халык хор коллективы” исемен алу. Бу җәһәттән, 4 июнь көнне  Республикабызның мәдәният үзәгеннән композитор Риф Гатауллин җитәкчелегендә  килгән комиссия  коллективның чыгышын тыңлап, югары бәяләде  һәм аларга   югары исемнең  биреләчәге турында әйтте.

 

Бүгенге көндә “Мирас”   хор коллективы тулы тормыш белән яши, үзләренең чыгышлары белән тамашачыларны сөендерә, аларның уңышларына сөенәсе генә кала.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев