Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Актанышның "Нәмәкәй"ләре оста шаяртты: Татар КВН лигасында II урынга лаек булды

Кичә башкалабыз Казанда Халыклар дуслыгы йортында “Әйдә, ШаяРТ” татар КВН лигасының финалы узды. Анда безнең Актаныш яшьләре дә "Нәмәкәй" исеме астында чыгыш ясап зур уңышка иреште.

                              "Нәмәкәй" КВН командасы яңадан яңа уңышлары белән безне сөендереп кенә тора.  “Әйдә, ШаяРТ” татар КВН лигасының финалына да егетләр-кызлар төрле этапларны матур үтеп килеп җитте.

                         Быелгы фестивальдә алты команда – “Зәй әбисе”,  “Профкәмит”, “Нәмәкәй”, “Тукай”, “Челны-Бройлер” һәм “Керәшеннәр” командалары үзара тапкырлыкта, юморлы сөйләмдә көч сынашты. Тамашачы һәм мәртәбәле жюри, "Сәламләү", "Сорауларга җавап бирү", "Клип күрсәтү" һәм "Йолдызлы чыгыш" кебек этаплардан чыгып командаларга бәя бирде.  Жюридагы татар дөньясына яхшы таныш Илшат Әминов, Винера Ганиева, Җәвит Шакиров, Айваз Садыйров, Илназ Сафиуллин "Нәмәкәй"ләребез чыгышын югары бәяләде. 


                 

              "Нәмәкәй" КВН командасына көч бирергә Халыклар дуслыгы йортына Актаныш районы Башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Зарипов та килгән иде. Ленар Рафак улы Телеграмм-каналында командабызны котлап, "Татар КВН лигасында 2 урынны яулаган Актаныш егет-кызларын зур, лаеклы җиңүләре белән ихластан котлыйм Молодцы! Алга таба да яңа үрләр яуларга язсын!"дигән теләкләрен җиткерде. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев