Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Актанышның яшь йолдызлары «Созвездие-Йолдызлык" балкышында

Бүген районыбызның яшь йолдызлары «Созвездие-Йолдызлык» XXII фестиваленең суперфиналы II турында чыгыш ясый.

               Лилия Фәтхуллина җитәкчелегендәге “Ак инеш” бию ансамбленең ике төркеме  уртанчылар(11-15 яшьлекләр) һәм зурлар төркемендә (16-21 яшьлекләр) бүген “Хореография” номинациясендә чыгыш ясый. Шулай ук “Вокал-соло” номинациясендә уртанчылар төркемендә Аяз Ялалов, остазы Римма Шәйхелова, Сөмбел Харисова, җитәкчесе Джон Мусин, Гөлия Заһертдинова, укытучысы Сирина Исламова, “Йолдызлык” жюрие каршында имтихан тотачак. 


                  Иртәгә, 13 апрельдә «Вокаль ансамбльләр» номинациясендә кечкенәләр төркемендә Лилия Мостафинаның “Тамчы” үрнәк вокаль ансамбле, Рәфидә Насертдинованың “Лачыннар”вокаль ансамбле, “Конферанс” номинациясендә уртанчылар төркемендә Лилия Ялалова һәм Рамил Сәлаховның укучылары Аяз Ялалов белән Таңсылу Сәлахова осталыкларын күрсәтергә әзерләнә. 
 

             Яшь башкаручыларның барысына да зур уңышлар телибез. Бәхет йолдызыгыз сезнең юлларны яктыртып торсын, яңа җиңүләр сезгә Актаныш талантлары!
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев