Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Актанышта беренче тапкыр "Җәйге матур кичләрдә" бәйрәме узды

Районыбыз талантлы шәхесләргә бай безнең. Әлфия Авзалова исемендәге район мәдәният сарае коллективына да иң матур тавыш ияләре-моңлы җырчылар, гаҗәеп матур телле, интерактив алып баруга оста сүзчеләр-артистлар җыелган.

              11 август көнне районыбыз сәнгатькәрләре мәдәният паркы каршындагы мәйданда "Җәйге матур кичләрдә" дип исемләнгән җырлы тамаша оештырды. 

              Әле беренче тапкыр гына узуга карамастан, "Җәйге матур кичләрдә" кичәсе тамашачыларны да үзенә җәлеп итте. Эш көненнән соң мәдәни ялга килүчеләр арасында яшьләр дә, балаларын җитәкләгән әти-әниләр дә, лаеклы ялдагы апа-абыйлар да бар иде.

"Бүләк" сәламәтләндерү лагеренда 4нче сменада ял итүче балалар да рәхәтләнеп бу тамашаны карады, сәхнәдә чыгыш ясаучыларга үзләре дә кушылып җырлады, биеде.  

             Фотохәбәрчебез Раил Харисов әлеге бәйрәм мизгелләрен сурәтләрендә яктыртты.

Игътибарыгызга- безнең фоторепортаж.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев