Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Актанышта «Гаиләдән–үрнәк алыгыз» дип исемләнгән онлайн видеобәйгеләр циклы старт ала

2022 ел - Россиядә “Халык сәнгате һәм мәдәни мирасны саклау”, Татарстанда “Цифрлаштыру” елы уңаеннан Авыл мәдәният йортлары, авыл җирлекләрендә «Гаиләдән–үрнәк алыгыз» дип исемләнгән онлайн видеобәйгеләр циклы старт ала.

Бәйгенең максаты:
Видеоконкурс район җирлеге гаиләләрен барлау, гаилә кыйммәтләрен күтәрү, аның хәзерге тормышта урынын, авыл яшәешенә йогынтысын ачу, матур, бай үрнәкләрен халыкка таныту, популярлаштыру максатыннан үткәрелә.

Бәйгенең шарты: Видеоконкурста барлык мәдәният йортлары, җирлектә яшәүче, иң оста, үрнәк гаиләләр, кешеләр катнаша.


- Видеолар һәр айның 20 числосында alba-gai@yandex.ru почтасына жибәрергә.
- Катнашучыларның яше чикләнми.
- видеонын вакыты -8- 10 минуттан артмасын
- 1 яки 2 видео төшерергә мөмкин
- видео ирекле ( сюжетка, сценарийга салынган, әңгәмә, сорау-җавап, тематик курешу, сәяхәт, очрашу форматында, һ.б.)
- урнәк, ныклы, оста матур гаиләләр, буыннарнын камил аралашу темасын авыл, район, мәдәният йорты аккаунтларында кин яктырту .
- Видеоконкурс нәтижәләрен мәдәният йортларының еллык рейтингында чагылдыру

Номинацияләр:


1. ноябрь-Гаилә айлыгы – “Гаиләм – ныклы терәгем” (авылны саклап калучы, тотучы, яшәтүче авыл хуҗалыгы, мәгариф,сәламәтлек, мәдәният өлкәсендә һ.б хезмәт итүче гаиләләр турында видео) .
2. декабрь – Кинолы ай -Ин шаян, тел осталары, Актаныш, татар авылына, шушы жирлеккә генә хас телле, сүзле, юморга бай булган гаилә (гаиләләр) катнашында видео. Авыл белән бәйле ирекле тема.
3. январь – Фермерлар айлыгы - Фермерлар гаиләләре, самозанятыйлар (яшьләр, өлкәннәр) ИПлары белән авылнын бәйләнеше һ.б).
4. февраль - Ижатчылар ае – “Күңелем көзгесе” (җирлектәге шигырь язучыларлар, әсәрләр , җырлар иҗат итүче гаиләләр турында видео ).
5. март- Әниләр ае- “Балаларым, йөрәк назым” (алтын йөрәкле, күп балалы гаиләләр, бала алып үстергән гаиләләрнең язмышлары турында видео).
6. апрель –Ядькарле ай - «Гаиләмнең кадерле ядькаре» (көръән, дисбе, йөзек , куляулык, гармун, хат, һ.б. гаилә кыйммәте белән бәйле аерым бер матур тарих, гаиләгә генә хас йола, гореф - гадәт).
7. май –Осталар ае - Аерым бер уникаль сәлаткә ия булган җирлекнең шәхесләре
( тимер, агач осталары, йорт салучылар, мич чыгаручылар, селекционерлар, бакчачылар , умартачылар, киномеханик, диктор – җирлек хәбәрчеләре, уләннәр, бал кортлары белән кеше дәвалаучылар, х.б.).
8. июнь – Шәхесләр ае- Кызыклы очрашулар, күренекле , танылган шәхесләр б-н очрашу, тарихи , кызыклы истәлекләр.


( Мәсәлән; Казан утлары 2017,2 саны 175 биттә И.Хабибуллинның армиядә хезмәт иткәндә ,кинога төшкән истәлекләре, Әнвар абыйның авыл башындагы кабер тарихын сөйләве һ.б) .


Жинучеләр грамота белән бүләкләнә һәм инстаграм, җирле телевидениедә күрсәтелә


9. июль - Куршеләр айлыгы- иң тату, матур, ярдәмләшеп, күрешеп, туганлашып яшәуче гаиләләр, күршеләр турында видео.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев