Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Актанышлылар «Безнең йортыбыз — Татарстан» республика этномәдәни фестиваленең зона турында чыгыш ясап республика бәйгесенә узды

Бүген Актанышыбыз сәнгать ияләре Мөслимдә узган «Безнең йортыбыз — Татарстан» республика этномәдәни фестиваленең сайлап алу турында катнашты.

           Районыбызның сәләтле балалары, укучылар, район һәм авыл җирлекләрендә эшләп килүче ансамбльләр «Безнең йортыбыз — Татарстан» республика этномәдәни фестивалендә катнашты.

Сайлап алу туры күршедәге Мөслим районында үтте.

         Инде райондашларыбыздан беренче сөенечле хәбәрләр килеп иреште.

"Баламишкин" гармунчылар коллективын Казанда узачак бәйгегә чакырып жюри тарафыннан диплом тапшырылган.

Актанышның йөзек кашы булган башка мәдәният җәүһәрләре дә сынатмаган. 

             Фестиваль ел саен Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче халыкларның бердәмлеген һәм рухи үзара бәйләнешен ныгыту, Татарстан Республикасының күпмилләтле мәдәниятен саклау, үстерү һәм популярлаштыру максатыннан үткәрелә.

           Фестивальнең Гала-концерты 4 ноябрьдә Халыклар бердәмлеге көнендә булачак.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев