Актаныш

Актаныш районы

16+
Мәдәният

Актанышның яшь җырчылары «Илһам чишмәсе» җыр бәйгесенең финалында чыгыш ясаячак

Татарстанда менә берничә ел халкыбызның легендар җырчысы Илһам Шакиров истәлегенә «Илһам чишмәсе» җыр бәйгесе уза. Әлеге дәрәҗәле конкурста Актаныш районының яшь җырчылары актив катнаша. Быел да биш җырчы-сандугачыбыз бәйгенең берничә этабын лаеклы үтеп финалда чыгыш ясаячак.

«Илһам чишмәсе» җыр бәйгесе ел саен берничә яшь аралыгындагы башкаручылардан иң көчлеләрне ачыклый. Быелгы конкурста Актаныш районы җырчылары да уңышлы чыгыш ясады. 10-12 яшьлекләр арасында Айсинә Гәрәева, Тимур Фәрхетдинов, 13-16 яшьлекләр арасында Зәлия Гыйләҗева, 17-21 яшьлекләр арасында Ильмир Заһертдинов, 2 номинациядә Рузилә Сабирова финал бәйгесенә чакыру алып тагы бер тапкыр үзләренең сәләтләрен күрсәтәчәк. 

Актаныш сандугачларына зур уңышлар телибез!

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев