Актаныш

Актаныш районы

16+
Мәдәният

Актанышның яшь җырчылары «Сандугач сайрар илем» конкурсыннан уңышлар белән кайтты

Актаныш сәнгать мәктәбенең яшь җыр башкаручылары «Сандугач сайрар илем» конкурсында актив катнашып, югары нәтиҗәләр күрсәттеләр.

 

 

"Рухият" рухи яңарыш фонды ел саен бу конкурсны Әлмәттә үткәрә, ул нефть төбәгенең иң сәләтле балалары һәм яшүсмерләре өчен очрашу урынына әверелде. Быел балалар һәм яшүсмерләр иҗатының 28 нче төбәк фестивале Татарстанның нефть районнарының яшь талантларын бергә җыйды.

Балалар сәнгать мәктәбеннән Тимур Фәрхетдинов-2 дәрәҗә, ә Зәлия Гыйләҗева, Гөлинә Закирова һәм Ләйсән Хәбирова 3 дәрәҗә лауреат исеменә лаек булдылар. 

Яшь җырчыларыбызның остазлары - Лилия Мостафина, Сирина Исламова, Гүзәлия Чекалина һәм Илсөя Заһитова — балаларның уңышларга ирешүендә зур роль уйнады. 

Барлык катнашучыларны, аларның укытучыларын һәм ата-аналарын уңышлары белән котлыйбыз! Бу конкурс Актаныш районы яшьләренең талантын һәм иҗади потенциалын ассызыклауда җитди этәргеч. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев