Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Актанышның сәнгать йолдызлары “Йортыбыз-Татарстан. Россия” фестивале лауреатлары

Бүген Халыклар бердәмлеге көнендә республикабызның иң күренекле сәнгать әһелләрен хөрмәтләделәр. Алар арасында Актаныш йолдызларының да булуына зур горурлык хисләре кичерәбез.

Илдус Харунов җитәкчелегендәге “Баламишкин” гармунчылар ансамбле, Лилия Фәтхуллина җитәкелегендәге “Ак инеш” хореография ансамбле, Лилия Мостафина җитәкчелегендәге “Тамчы” катнаш вокаль ансамбле “Йортыбыз-Татарстан. Россия” фестивале лауреатлары булып танылды.

Әлеге иҗат коллективлары җитәкчеләре бүген Казанда Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан оештырылган тантанада бүләкләнделәр. Котлыйбыз, иҗатыгызда зур уңышлар теләп калабыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев