Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Алар безнең сәхнә күрке

8 ноябрьдә Казан шәһәренең "Юность" мәдәният сараенда XVII төбәкара "Идел-йорт" театр коллективлары фестиваленең ачылу тантанасы узды. Биредә Актаныш районының Иске Кормаш халык театры чыгыш ясады. Шәһәр тамашачысына актанышлылар Мостай Кәримнең "Ай тотылган төндә" трагедиясен тәкъдим иттеләр. Күптән актанышлыларның күңелләрен яулаган халык театры Казан тамашачысының да күңелләренә хуш килде: спектакль тәмамлангач,...

8 ноябрьдә Казан шәһәренең "Юность" мәдәният сараенда XVII төбәкара "Идел-йорт" театр коллективлары фестиваленең ачылу тантанасы узды. Биредә Актаныш районының Иске Кормаш халык театры чыгыш ясады. Шәһәр тамашачысына актанышлылар Мостай Кәримнең "Ай тотылган төндә" трагедиясен тәкъдим иттеләр. Күптән актанышлыларның күңелләрен яулаган халык театры Казан тамашачысының да күңелләренә хуш килде: спектакль тәмамлангач, артистларны аягүрә басып алкышладылар, ә жюри әгъзалары аларга югары бәя бирде.
17 ноябрь көнне Актаныш районының шулай ук тамашачы күңелен яулаган Киров халык театры артистлары Казан шәһәренең "Юность" мәдәният сараенда сәхнә тотты. Алар дүртенче ел рәттән, Казан тамашачысы һәм жюри составы алдында зур сынау тотты. Сәетгалиев исемендәге мәдәният йортында узган "Идел-йорт" төбәкара фестивалендә алар Мирхәйдәр Фәйзинең "Ак калфак" драмасын тәкъдим иттеләр.
Спектакльне зал тулып килгән тамашачы да, комиссия дә бик җылы кабул итте. Яңача эшләнгән декорация, әйләнмәле сәхнә тамашачыны таң калдырса, нәкъ татар кызларына хас тыйнаклык, шул чорны чагылдыручы киемнәр соклану уятты. Артистларыбызның рольләрне зур осталык белән башкаруы һәм спектакльнең уңышлы чыгуы тамашачының дәррәү басып алкышлавыннан күренә иде. Районда гына түгел, республика күләмендә инде танылып өлгергән Киров халык театры өчен, үз тамашачысы булу горурлык хисләре уята.
Әсәрне сәхнәгә куюда үзеннән зур өлеш керткән, Уфа шәһәренең Мостай Кәрим исемендәге башкорт-милли театры баш режиссеры Хәкимов Рөстәм Милләт улына, авылның сәнгате, мәдәнияте өчен җан атып йөргән, "Актаныш" агрофирмасының Киров бүлекчәсе җитәкчесе Гаянов Илфак Фикат улына, һәрдаим ярдәм кулы сузарга әзер торучы иганәче Фазлыев Булат Габдрахман улына коллектив чиксез рәхмәтле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев