Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Алар бит курчакларын йөртә белмиләр - Роза Яппарова Минзәлә театры турында

"Әкият" курчак театры директоры Минзәлә театрының, курчак спектакле куеп, "Тантана"да "Иң яхшы балалар спектакле" номинациясендә җиңүе белән килешми. "Әкият" татар дәүләт курчак театры директоры Роза Яппарова "Тантана" театр премиясе бәйгесендә "Иң яхшы балалар спектакле" номинациясе лауреаты булып Минзәлә татар дәүләт драма театры коллективы танылуы белән килешми. "Бу бит чаңгычыны фигуралы...

"Әкият" курчак театры директоры Минзәлә театрының, курчак спектакле куеп, "Тантана"да "Иң яхшы балалар спектакле" номинациясендә җиңүе белән килешми.
"Әкият" татар дәүләт курчак театры директоры Роза Яппарова "Тантана" театр премиясе бәйгесендә "Иң яхшы балалар спектакле" номинациясе лауреаты булып Минзәлә татар дәүләт драма театры коллективы танылуы белән килешми. "Бу бит чаңгычыны фигуралы шуу остасы дип тануга тиң. Драма театры ничек курчак спектакле куя алсын?! Алар бит курчакларын йөртә белмиләр - без барып карадык" - диде ул "Татар-информ" хәбәрчесенә.
"Һәр кеше үз эше белән шөгыльләнергә тиеш. Театрларның балалар спектакле куюы яхшы, әмма курчаклар йөртү бит ул аерым өйрәнү сорый торган хезмәт, аны теләсә кайсы артист эшли алмый. Театрлар курчак спектакльләренең уңышлы каралуын күреп, "без дә алар кебек булабыз - курчак спектакле чыгарабыз да план үтибез", дип тотындылар булса кирәк", - ди Роза Сәетнуровна.
Исегезгә төшерәбез, кичә Камал театры сәхнәсендә "Тантана" премиясе лауреатлары бүләкләнде. "Иң яхшы балалар спектакле" номинациясендә Минзәлә татар дәүләт драма театрының "Тапкыр кәҗә турында әкият" курчак спектакле лауреат булды.
"Г.Тукайның "Кәҗә белән Сарык " әкиятенә нигезләнеп А.Сәхәбетдинов инсценировкалаган һәм сәхнәгә куйган "Тапкыр Кәҗә турында әкият" курчак спектакле "Елның иң яхшы балалар спектакле" номинациясендә җиңеп чыкты. Шунысы игътибарга лаек, әлеге номинация быел беренче тапкыр бирелә. "Әкият", Яр Чаллы курчак театрларыннан да алда беренче булып әлеге премияне алу - икеләтә җиңү, дигән сүз", - дип язган Минзәлә театры үзенең рәсми сайтына.
чыганак: http://tatar-inform.tatar/news/2017/03/28/137561/
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев