"АЛТЫН КАЛӘМ" балалар, яшүсмерләр һәм яшьләр матбугатының XVII республика фестивале йомгакланды. Актанышның 1нче урта мәктәбенең чыгарылыш сыйныф укучысы Гүзәл Фарсыева Гран-при бүләгенә лаек булды.
Республика бәйгесе җиңүчесе дигән уңышка быел Актаныштан 7 укучыбыз лаек булды. Актанышның 1 мәктәбеннән Таңсылу һәм Камил Ибраһимовлар, Илгиз Шәкүров, Гүзәл Фарсыева, Актанышның 2 нче мәктәбеннән...
"АЛТЫН КАЛӘМ" балалар, яшүсмерләр һәм яшьләр матбугатының XVII республика фестивале йомгакланды. Актанышның 1нче урта мәктәбенең чыгарылыш сыйныф укучысы Гүзәл Фарсыева Гран-при бүләгенә лаек булды.
Республика бәйгесе җиңүчесе дигән уңышка быел Актаныштан 7 укучыбыз лаек булды. Актанышның 1 мәктәбеннән Таңсылу һәм Камил Ибраһимовлар, Илгиз Шәкүров, Гүзәл Фарсыева, Актанышның 2 нче мәктәбеннән Лилия Сәлимҗанова һәм гуманитар гимназия-интернаттан Ләйлә Исламова белән Алинә Галиева. Алар Казанның "Идел" яшьләр үзәгендә ял итү, фестивальнең йомгаклау форумында катнашу хокукына ия булдылар.
Актанышның 2 мәктәбенең 11 сыйныф укучысы Лилия Сәлимҗанова анда II урынга лаек булды. Фестиваль быел Татарстанда Тарихи-мәдәни мирас елына, "Универсиада-2013" халыкара спорт-яшьләр проектына, яшьләр лидерын формалаштыруга, яшьләр күзлегеннән яшьләр сәясәтенә, халыкара яшьләр хезмәттәшлеген ныгытуга багышланды.