Актаныш

Җанатарның җан хисләре...

Казан филармониясенең концертлар залында "Агыйдел" дәүләт җыр һәм бию ансамбленең отчет концерты узды. Рәсми, протокол теле белән әйткәндә бу шулай. Ә тамашачы өчен - актанышлылар чыгышы. Ансамбль чын-чыннан хәзерлек белән килгән: үзләре дә, костюм-киемнәре дә, моң һәм гаҗәеп бай хәрәкәт алымнары да шуны раслый. Узган елгы чыгышларын карарга насыйп булмады,...

Казан филармониясенең концертлар залында "Агыйдел" дәүләт җыр һәм бию ансамбленең отчет концерты узды. Рәсми, протокол теле белән әйткәндә бу шулай. Ә тамашачы өчен - актанышлылар чыгышы. Ансамбль чын-чыннан хәзерлек белән килгән: үзләре дә, костюм-киемнәре дә, моң һәм гаҗәеп бай хәрәкәт алымнары да шуны раслый.
Узган елгы чыгышларын карарга насыйп булмады, якташлары чыгышыннан коллективның һаман эзләнүен, алга баруын, камиллеккә, осталыкка йөз тотуын чамалап була. Шәхсән үземә агыйделлеләрнең аннан алдагы чыгышы таныш. Таныш кына түгел, соклану һәм уйлануларны язма рәвештә дә уртаклашырга омтылган идем.
Концерт бары уңай, бары шатлык-куаныч хисләре генә уята. Бигрәк тә җырланган җырларның, аваз, кул, аяк хәрәкәтләренең эшләнеше, хорда ир-егетләрнең тигез, көчле тембраль яңгырашы тетрәндереп җибәрә. Үтә җаваплылык хисеннән булса кирәк, аерым җырчыларның тавышына металл чыңына хас аһәңнәр катнашуы табигыйлекне киметсә дә, гомуми тәэсирне бозмый.
Биючеләргә карата аерым тукталмый мөмкин түгел. Аяк астыннан "ут сиптерүләре", канатлы кошларга тиң илаһи очып биюләре, аякларын җилкә югарылыгына күтәрүләре, һәр биюгә уңышлы сайланган киемнәре, төс, тегелеш үзенчәлекләре - барысы әсир итә, җилкендерә.
Кайбер уйлануларымны - тәнкыйть түгел - җиткерәсем килә. Оныгымны да тамашага алып килдем. Янәсе, рухи тамырларыбызга якынайтам. Биюләрне мөкиббән китеп, кул чабып озатты. Ә менә җырлар аңа тәэсир итмәде. Икенче сыйныфта гына булса да, геннар нечкәлегендә татар җырына хис уянмау беркадәр аптырашта калдырды. Студент елларында Илһам Шакиров башкаруында "Гөлмәрьям" җырының музыкаль аранжировкасын чеп-чи урыс егетенең һушы китеп тыңлавы хәтердә. Әллә, дим, безнең урыслашып баручы буынга да әнә шул ритмнар кирәк микән?! Соңгы елларда татар концертларына әти-әниләр дә, әби-бабайлар да бик теләп балалар белән киләләр. Программа төзегәндә моны искә алу кирәктер, бәлки.
Биюләрнең мәгънәсен ачучы сюжетларда балаларның катнашуы, мәсәлән. Татар тамырларын да күрсәтү кирәк. Әйтик, "Ямчылар биюе". Тамыры белән үк борынгы татар сүзеннән (ям куучы) башланган мәгънә салынган биюгә ак киез эшләпә, чигүле читек, камзул өстеннән бәйләнгән билбау, чыбыркы элементлары, ә хәрәкәтләрдә бары безгә хас бөркет очышы (тырпаеп торган бармаклы), кул-колач хәрәкәтләре, иреккә омтылучы бәйсез җанатарлыкны берничә урында тоярлык дәрәҗәдә күрсәтү артык булмас иде кебек.
Халкыбызга хас матур, шигъриятле, ярату-яратылу ("Таһир-Зөһрә") образлары сәхнәдә һәрдаим, хәтта, хәрәкәткә-биюгә бәйле чыгышларда да дәвам ителсә, тәрбияви йогынтыга әйләнер иде. Сабантуйның буразнадан чыккан агайлар, мич арасыннан килгән апалар бәйрәме генә булмавы һәркемгә ачык. Мәхәббәткә сусаган, яшьлегенең мөлдерәп торган мизгелләрен кичерүче яшьләрнең бер-ике парын иң ахырдан "таныштырып", балдак-кулъяулыклар алышып, хәрәкәт сурәте аша тәмамлаганда, я берсен-берсе кичке уенга чакырып озатканда тамашаның мәгънәви тирәнлеге көчәер генә шикелле. "Агыйдел"нең чибәр, матур, хәрәкәтчән, тыйнак артистлары башкаруында үтә дә отышлы чыгар иде алар.
Ансамбльнең чыгышларына тиешле реклама оештырылмый. Телевизордан берничә секунд күрсәтелеп, әйтелеп узу аз. Урамда матур афишалар бөтенләй күренми. Программа-буклет эшләү дә зарур. Коллективның һәр елгы бизәкле буклеты артистлар өчен дә, тамашачы өчен дә уңышлы чара. Уңышлы сатылып, коллектив турында киң мәгълүмат алудан барыбыз да отачакбыз. Коллектив яшәешендә, уңышларында тирән эз калдыручы затларны тарихи хәтергә уеп кую белән бер тигез алым булачак.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: