Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

АРАБЫЗДАН БЕРЕБЕЗ: Ленар Шәех: “Татарымның күңелендә каян бу моң, димә...“

Такталачык егете – шагыйрь Ленар Шәехкә 36 яшь. Инде аның 19 китабы дөнья күргән. Якут, башкорт һәм кыргыз телләреннән үзе 5 китапны татарчага тәрҗемә иткән.

Муса Җәлил исемендәге Республика премиясе, Абдулла Алиш исемендәге әдәби премия, VI Халыкара “Ачык Евразия“ әдәби фестивалендә “Кече проза“ номинациясендә II урын иясе. Филология фәннәре кандидаты. Татарстан һәм Русия Журналистлар берлеге әгъзасы, Халыкара Журналистлар Ассоциациясе, Халыкара ПЕН-клубның Татар ПЕН-үзәге, “Евразия иҗат гильдиясе“ (Лондон) әгъзасы. 2008 елдан бирле Татарстан китап нәшриятының баш мөхәррире вазифасын башкара. Бу көздә исә Халыкара Евразия премиясенең алтын лауреаты дигән мәртәбәле бүләккә лаек булды. Талантлы каләм иясе, нык куллы җитәкче, эшли дә, эшен күрсәтә дә белүче Ленар Шәех белән әңгәмәбез аның иҗаты, уңыш формуласы, татар әдәби дөньясы турында. 

– Халыкара дәрәҗәдәге бәйгедә җиңү яулавың белән котлыйбыз сине, Ленар! Ул югарылыкка күтәрелү җиңелләрдән булмагандыр... 
– Иң элек эзләнергә, тырышырга кирәк. Иҗат кешесе күбрәк үзе эшләргә тиеш. Язып кына ятарга түгел, урысча әйткәндә, “пробивать итә” белергә тиеш. Үзенең менеджеры, продюсеры булырга тиеш. Татар шагыйрь-язучылары, совет чорыннан калган гадәт буенча, менә, әсәрләремне тәрҗемә итмиләр, дип елап йөргән вакытта мин үзем шигырьләремне тәрҗемә итәрдәй кеше эзләдем. Рус теленә тәрҗемә итмичә торып, дөньяга чыгып булмый дип әйтәсем килә. Каяндыр ярдәм көтеп ятып булмый иде. Нәтиҗә  буларак, 2016 елны “Гасырда фасыллар буталган” (Заблудились мгновения в веках”) дигән ике телдәге җыентык дөнья күрде. Инглиз телендә китап чыгару мөмкинлеге барлыкка килгәч, шушы китапны җибәрдем, инглизчәгә тәрҗемә иттеләр. 


– Инглиз теленә тәрҗемә мөмкинлеге ничек килеп чыкты?
–2015 елны безне Якутияга, ”Благодать  большого снега” дигән әдәби фестивальгә чакырдылар. Шунда Евразия иҗат гильдиясен оештыручы, “Hertfordshire Press“ нәшрият йорты хуҗасы – Лондонда яшәүче татар егете Марат Әхмәтҗанов белән таныштым. Ул гильдия, “Ачык Евразия“ (“Open Eurasia”) конкурсы турында сөйләде, катнашыгыз, дип чакырды. Гильдиягә һәр иҗади шәхес – артист, режиссер, язучы, шагыйрь, рәссамнар керә ала. 2016 елда мин дә Евразия иҗат гильдиясенә әгъза буларак кердем, “Ачык Евразия“ бәйгесенә әсәрләремне җибәреп, шорт листка (җиңүчелеккә кандидатларның тәмамланмаган исемлеге) эләктем, 2017 елда исә кече проза номинациясендә II урынны яуладым. Җиңүчеләрнең әсәрләре инглиз теленә тәрҗемә ителеп, аерым җыентык булып чыкты. 
Быел исә конкурста җиңгән хикәямне Евразия иҗат гильдиясе үзләре белән хезмәттәшлек итүче Евразия иҗат берлеге (Казахстан) үткәргән бәйгегә тәкъдим иткән, нәтиҗәсен беләсез – алтын лауреат дигән исем.  Дипломны, медаль һәм истәлек билгесен сентябрь башында Мәскәүдә, рус актрисасы Мария Ермолованың музей-йортында тапшырдылар. 


– Без сине күбрәк шагыйрь буларак беләбез, ә конкурска хикәя тәкъдим иткәнсең?
– Анда шигырь белән катнашучылар бермә-бер күп иде, шуңа прозага тукталдым. Проза өлкәсендә беренче тәҗрибәләрем 15-20 еллар элек булгандыр. Күңелемдә бар ул минем, темалары да шактый җыелды. Бу жанр өчен вакыт һәм күбрәк тәҗрибә кирәк.  Шигърияттә исә соңгы елларда милли тематикага игътибар итәм. Шигырь шул яклап җайлы: фикер килә – аны шундук язып куясың. 


– Яшь шагыйрь-язучылар нинди ярдәмгә мохтаҗ дип саныйсың?
– Дәүләт, совет чорындагы шикелле, һичьюгы, бушлай фатир бирсә, язарга вакытлары күбрәк калыр иде. Эш, яшь гаилә, тормышны алып барырга кирәк – шуңа күп әйберләр язылмый да кала торгандыр. Әйтик, Рифат Сәлахов 5 китап чыгарды, Рүзәл Мөхәммәтшинның киләсе елга 3 нче китабы чыга, Йолдыз Миңнуллинаның – 1, Рөстәм Галиуллинның – 4 китап. Бу – начар түгел, ләкин тормыш шартлары тудырылса, алар күбрәк язып, фикер тупларга вакытлары калыр, халыкка күбрәк файда китерерләр иде. Киләчәктә нинди язучылар яшәп калачак, дигәндә, китаплары чыккан язучылар, дигән фикердә мин. Китабы чыкмаса, ул каләм иясе барыбер онытылачак. Соңгы вакытта тагын бер таләп өстәлде – әсәрләрне һәм китапны инглиз телендә чыгару. 


– Сез – шушы бер төркем яшьләр – әдәбиятка бер буын булып килеп кердегез.
– Заманында КДУда бер чорда белем алмасак, “Әллүки”дә иҗат берләшмәсен бергәләп яңадан сафка бастырмасак, юлыбызда Галимҗан Гыйльманов шикелле киң күңелле остаз очрамаса, бәлки күбебез иҗат дөньясыннан киткән булыр идек. Шушы “Әллүки” аркасында аралашып, стена газеталары чыгарып, без берләштек һәм әдәбиятка “бум” булып килә алдык. Чөнки безгә кадәр, дөресен әйткәндә, чынлап та, тынлык иде. 


– Тагын шундый яңа көчле буын күренәме?
– Хәзергә – юк. Университетның федераль уку йортына әйләнүе, татар филологиясе факультетының бетүе, гомумән, татар теле-әдәбияты мәктәп фәненең сүлпәнләнүе тәэсир итте. Уйлап карагыз, элеккеге гөрләп торган факультет хәзер Г.Тукай исемендәге Татаристика һәм тюркология югары мәктәбе (октябрь аеннан – Г.Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе, авт.) булып калды. Беренче чиратта, милли кадрлар әзерләү, язучылар, журналистлар үстерү максатлы факультетның бетерелүе татар милләтенең, әдәбиятының киләчәгенә бик зур зыян сала. 


Саф татар районы булган Актаныш өчен Россия күләмендә татар телен кысу буенча кабул ителгән кануннар киртә түгел, чөнки мохитебез – татар мохите. Киләчәктә дә Актаныш татар милләтен яшәтер өчен, телебезне саклау буенча булсынмы, мәдәниятне үстерү буенча булсынмы, үз өлешен кертеп торсын иде. Татар халкының милли йөзе булып, асылы һәм нигезе булып яшәсәк иде. 


Җитәкче
– Ленар, республика нәшриятында баш мөхәррир булып эшли башлавың, ничектер, бик тиз, бик кинәт булды кебек – әле авылдан яңа укырга киткән идең, шундый зур җаваплы вазифа ышанып тапшырдылар?
– Студент чакта ук “Шәһри Казан”, “Татарстан яшьләре”ндә эшләдем. 2007 елда – соңгы курста диплом язып йөргәндә Айдар Җамалиев дигән егет белән мине балалар редакциясенә  редактор буларак эшкә чакырдылар. Дәрескә йөрергә дә, диплом алгач, аспирантурага керергә һәм укырга да мөмкинлек булды. Аның өчен нәшриятның башлыгы Дамир абый Шакировка, аның иптәше – безнең бүлек мөдире Талия апага рәхмәтем зур. Нәшриятта Рафис Корбан баш редактор иде, ул 2008 елда эштән киткәч, коллективта җыелып сөйләшкәннәр дә, ул урынга мине тәкъдим иттеләр. Үзем өчен көтелмәгәнрәк хәл булды. Иң беренче хис – борчылу булгандыр. Сөенү юк иде – чөнки аңа омтылмаган идем. Каушап калу булгандыр, курку юк иде. Кешеләр, авторлар, коллектив белән эшләргә әкренләп өйрәндем. Хәзер нәшриятта барысы 11 ел ярым, баш редактор булып 10 ел эшлим. 


– Моңарчы буй җитмәстәй тоелган шагыйрь-язучылар хәзер үзләре китап чыгарасы иде, дип яныңа килә. 
– Авторларның үпкәләр сәбәпләре юктыр – һәрберсенең китапларын чыгарырга тырышып килдек һәм киләбез. Ләкин бүгенге татар язучысына бик тиз кирәк: бүген ул кулъязманы алып килә, ә иртәгә ул инде китап булып чыгарга тиеш. Ә нәшриятның үз таләпләре. Кемдер тыныч кына чиратын көтә, кемдер үпкәли, Президент яки “Татмедиа” аркылы чиратсыз гына килеп керүчеләр дә бар. Елына 120 китап чыга икән, алар арасында бит балалар китаплары да, танып-белү характерындагы китаплар да, сүзлекләр дә, фәнни-популяр басмалар да, русча китаплар да бар. Матур әдәбият, шул рәвешле, планның яртысы гына дигән сүз. Әмма бу начар түгел, димәк, Язучылар берлегендәге 300 язучының 5 ел эчендә кимендә бер китабы чыга дигән сүз. Гонорар аз дип зарлансалар да, начар түгел.


– Сер булмаса, якынча күпме?
– 480 битлек – ул 20 табак була, китап чыгара икән язучы, якынча 100 мең сум ала. Совет чорында, әлбәттә, күләме дә, мөмкинлекләр дә күпкә күбрәк булган. Ләкин дәүләт хәзер дә ярдәм итә: юбилейларга китапларын чыгара, халык шагыйрь-язучыларының ел саен җыентыклары дөнья күрә. Халык шагыйрьләре альбом чыгара башлады: Разил Вәлиев, Равил Фәйзуллин... Дәүләт нәшриятлары ул хәзер Россия күләмендә берничә генә: Татарстанда, Башкортстанда, Якутиядә – иң көчле шушы өч милли нәшрият, аннары Чувашиядә, Мари Эл, Удмуртиядә – алар ваклар. Мәскәүдә исә бары тик шәхси нәшриятлар гына, бары тик рус телендә генә һәм проза әсәрләре – роман, фэнтези жанрында кабул итәләр. Шигырь китермәгез, кабул итмибез, дип, сайтларына ук язып куялар. 


– Шәхси басмаханәләр Татарстанда да күп. 
– Аларның да төрлесе бар. Кайберсенең корректорлары да, редакторлары да бар, бик яхшы эшлиләр. Вак нәшриятларда, әлбәттә, автор ничек китергән – китап шул килеш чыга, эче тулы хата булырга мөмкин. Иң мөһиме: үз акчасын түләп китап чыгаручы автор шуңа игътибар итәргә тиеш: нәшрият китапка ISBN номерын куямы-юкмы. Бу номер булмаса, ул китап халыкара нормалар буенча китап булып исәпләнми. Мәсьәләнең икенче ягы да бар – әгәр бу китап авторның үзе өчен кирәк, иҗатын иң якыннарына чыгарып, тапшырып каласы килә икән, ул вакытта әлбәттә, шәхси нәшриятка юл тоту дөрес. 


Премияләр турында
– Тукай премиясе тирәсендә ел саен тавыш купмый калмый. Аны язучы-шагыйрьләр арасында гына калдыру турында фикерләр дә бар. 
– Мин үзем, дәүләт премиясе буларак, барысы да катнашырга тиеш дип уйлыйм – язучылар гына түгел, рәссамнар да, режиссерлар да, артистлар да. Ләкин дөресен әйткәндә, Тукай премиясенең соңгы бер 10 елда дәрәҗәсе төште, иң элек, шушы кандидатларның күплеге аркасында. Әле ярый узган ел мәдәният министрлыгындагы комиссия кандидатларны карап, иң яхшыларны гына аерып алды. Икенчедән, матди ягы бик зур түгел аның. Рафис Корбан язучылар берлеге башлыгы булып эшләгәндә, аның күләме 300 меңнән 500 мең сумга кадәр артты. Бүгенге көн күзлегеннән фикер йөрткәндә, ул әллә ни күп акча түгел. 500 мең сум булмасын, әйтик, 5 млн. сум булсын ул. Статус булсын. Бүләкнең дәрәҗәсен үстерер өчен иң элек премия күләмен артырырга кирәк. 


– Үзеңнең аны алу турында уйлаганың бармы?
- Уйлаганым юк, дип әйтә алмыйм, бар. Ләкин һәр нәрсәнең үз вакыты, аның өчен әле миңа язарга да язарга, иҗат итәргә кирәк. Андый вәсвәсәгә бирелү кирәкми. Ул бүләкләрнең җиңел генә килмәве, бер караганда яхшы: ул чыныктыра, дөньяга аек акыл белән карый башлыйсың. 


Гаилә
– Имәнкискә кызы (Лаеш районы) Айсылуга багышлап язган мәхәббәт шигырьләрең бик матур гаилә учагы булып дөрли бүген. 
– Ике бала үстерәбез. Улыбыз Галигә – 6, кызыбыз Таңсылуга 3 яшь тулып китте. Ныклы гаилә, тәрбияле балалар – ул киләчәкнең нигезе. Барысына да игътибар җиткерү кирәк. Мин өйгә эш алып кайтмаска тырышам. Ә шигырьне балалар йоклагач язам.


– Балалар ни тыңлап йоклап китә?
– Әниләре әкият сөйли. Мин сирәк кенә балалар өчен язган шигырьләремне дә укыштырам. 


– Такталачыкка еш кайтасызмы?
–2-3 айга бер. Әни үзе дә Казанга еш килә, балаларны карауда да, рухи яктан да бик ярдәм итә. Ул бик иҗади кеше. Аның күңеле тулы моң. Яшь чагында үзе дә шигырьләр язган, әмма, сорасам да, күрсәткәне юк. Әгәр заманында Казанда университетта укуын тәмамлаган булса, бәлки шунда эшләп тә калган, тел я әдәбият буенча галим дә булган булыр иде, дип уйлыйм.

Ленар Шәех:
– Кыргызстанда басылып чыккан китапларым бар, Башкортстанда. Очраклы рәвештә, тәрҗемәсен дә бушлай гына үзләре эшләп басылган китаплар ул. Алар минем өчен бигрәк тә кадерле.  
– Тәрҗемә эше минем өчен кызык. Кыргыз шагыйре Омон Солтановның шигырьләрен кыргызчадан сүзлек белән турыдан-туры тәрҗемә иттем (“Йолдызлы төннәр” китабы). Якут халык шагыйрәсе Наталья Харлампьеваның якутчадан шигырьләрен башта  турыдан-туры эшләп карадым, русча вариантыннан да тәрҗемә ясадым (“Көзге яңгырлар” китабы). 
– Безнең язучы-шагыйрьләр арасында кайберләре тормышның караңгы якларын гына күреп, әсәрләрендә укучыга шуны гына җиткерәләр. Тормышның яхшы якларын да күрергә, кеше күңеленә яктылык алып килергә кирәк. 
– Татарның мишәр диалекты бар, мишәр – татарның каймагы, дип төрттереп куярга яраталар. Хәзер менә керәшеннәр аерылып чыкты. Элек алар керәшен татарлары булып йөри иде, хәзер керәшен генә булып калдылар. Шул күренешне туктатырга кирәк. Актанышта, мәсәлән, халыкның күп өлешен типтәр дип йөртәләр, аңа карап, берәү дә, без типтәр, дип атылып чыкмый. Татар халкының бөтенлеген сакларга кирәк. Төрки халыклар арасында берләшү барган шушы вакытта без таралып ятарга түгел, киресенчә, берләшергә тиеш.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев