Актаныш

АРАБЫЗДАН БЕРЕБЕЗ: Якташыбыз Зөлфәт Арсланов Сарапул шәһәрендә “Барс” милли музеен ачты (+ФОТОМИЗГЕЛЛӘР)

 Музейда бер меңнән артык экспонат урын алган.

– Милләтебезнең тарихы гаять зур. Аны саклап калу, чорлар бәйләнешен, тарихи вакыйгаларны, гореф-гадәтләрне үсеп килгән буынга түкми-чәчми җиткерү безнең бурыч, - ди якташыбыз, районыбыз картасыннан җуелып килгән Түбән Карач авылында туып үсеп, бүгенге көндә Удмуртиянең Сарапул шәһәрендә гомер кичергән эшмәкәр Зөлфәт Арсланов. Дистә елын шушы төбәккә килеп урнашкан милләтәшләребезнең тарихын барлауга багышлап, бу көннәрдә үзе нигез салган “Барс”  милли музейның ишекләрен ачты ул. 

Татар дөньясы өчен зур әһәмияткә ия әлеге тарихи вакыйгадан без дә читтә кала алмадык. Бу зур хезмәттә якташыбызның башлап йөрүе, башыннан ахырына кадәр ниятләгәнен чынга ашыруы үзе бер горурлык. Эшмәкәрлек белән шөгыльләнсә дә (гадәттә аларның вакыт тар), җәмгыятебез һәм милләтебез өчен җан атып йөргән Зөлфәт Кашбразый улында милли музей булдырутеләге моннан 10 ел элек туган. 


–    Кемдер балыкчы, кемдер ауга йөрергә ярата, ә мин шушы үткән чорлар, тарихи ядъкәрләр белән кызыксынам. Аларның һәрберсенең үз тарихы, үз эзе. Шулай, гади, үзебезнең гаилә тарихына багышланган музейдан үсеп китте, – ди ул.


–    Зөлфәт әфәнде, иң беренче экспонат нәрсә иде?
–    Авылдан килгән, тире или торган тарткы иде ул. Үзем тире иләгән, балачак хәтирәләрен саклаган эш коралы иде ул. 


–    Башка экспонатларны кайдан җыйдыгыз?
–    Өлкән яшьтәгеләрнең һәрберсендә диярлек чал тарихка кереп барган көнкүреш кирәк-яраклары саклана. Кемнең чоланында, кемнеңдер чормасында. Сатып та алган булды, “исраф булып ятмасын” дип болай да бүләк итүчеләр булды. 


–    Экспонатлар арасында иң кыйммәте нәрсә?
–    Иң кыйммәте юкәдән уеп ясалган зур ат сыны. Ул 120 мең сумга төште. Һәм Франциядә ясалган сәгать... Ә чынбарлыкта, аларның һәркайсының да тарихи кыйммәтен акчалар белән генә үлчәп бетереп булмыйдыр. 


–    Музейда ничә экспонат урын алган?
–    Ике ел элек 600 иде, хәзер 1 меңнән артып китте инде. Алар 100 квадрат метрдан артык мәйданда урнаштырылган һәм тематика буенча 3 кә бүленгән: авыл йорты, ишегалды һәм көнкүреш кирәк-ярак, җиһазлар, һ.б. Саный китсәң, бер 25 ләп кенә төрле чордан калган самавар бар. Күрсәтүгә куелмаган экспонатлар да җитәрлек. 


–    Музей өчен бина табу да авыр хәзер. Кайда урнашкан ул?
–    Ул үзем төзегән сәүдә үзәгендә урын алды. Бу яктан, шөкер, кыенлыклар булмады. 


–    Керү түләүлеме?
–    Юк инде (көлә). Әйбер күрсәтеп, акча җыеп утыру теләге белән эшләнгән нәрсә түгел ул. Рухи азык алыр өчен, җан соравы буенча чынга ашкан ният. Һәркем үз артыннан эз калдырырга тиеш дип уйлыйм мин. Иң мөхиме – киләчәк буын өчен файдалы эз. Һәркем үз тарихын белергә, милләте, теле белән горурланырга тиеш.Хыялда, туган якта да мондый музей булдыру теләге бар. Әйткәнемчә, экспонатлар күп һәм аларның саны көннән-көн арта гына. 


–    Ходай бирсә, ансын да башкарып чыгарсыз, шөкер. Изге эшегездә уңышлар сезгә!
–    Рәхмәт!

 Безнең белешмә: Арсланов Зөлфәт Кашбразый улы 1957 елда Түбән Карач авылында туган.1974 елда электромонтажник һөнәрен үзләштерергә Сарапул шәһәренә  укырга китә. 1 елдан соң армия сафларына алына. Кайткач, техникум тәмамлап әлеге шәһәрдә ныклап төпләнә. 1997 елда эшмәкәрлеккә кереп китә. Бүгенге көндә Сарапулда гына түгел, Удмуртияда иң уңышлы эшмәкәрләрнең берсе. Җәмәгать эшлеклесе. Милләтебезнең үткәне һәм киләчәгенә, рухи үсешенә зур өлеш керткән өчен Бөтендөнья Татар конгрессы медале белән бүләкләнде.
 

Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: