Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Артур Исламов: “Ялгыз чыгыш ясый башлыйм”

Актанышлылар рок юнәлешендә иҗат итүче "Alqanat" төркемен дә, җырчылары Артур Исламов һәм Илназ Гәрәевне дә әйбәт белә - әле мәктәптә укыганда ук яшьләр алдында чыгыш ясаучы бу төркем, егетләр белән бергә үсеп, Татарстанда гына түгел, Россия киңлекләрендә үз тыңлаучыларын тапты, төрки халыкларның Turkvision фестиваленең беренчесендә чыгыш ясап, призлы урынга ия...

Актанышлылар рок юнәлешендә иҗат итүче "Alqanat" төркемен дә, җырчылары Артур Исламов һәм Илназ Гәрәевне дә әйбәт белә - әле мәктәптә укыганда ук яшьләр алдында чыгыш ясаучы бу төркем, егетләр белән бергә үсеп, Татарстанда гына түгел, Россия киңлекләрендә үз тыңлаучыларын тапты, төрки халыкларның Turkvision фестиваленең беренчесендә чыгыш ясап, призлы урынга ия булды, халыкара Emergenza тере музыка фестивалендә беренче урынны яулады, "Энергия рока-2015" Россия студентлар фестивалендә финалга чыкты, Салават Фәтхетдинов белән халык арасында тиз популярлык казанган "Язмыш" җырын яздырды.
"Alqanat" төркеме оешуга быел 10 ел тулды. Юбилей уңаеннан исә егетләр сюрприз әзерләгәннәр булып чыкты: 23 апрель көнне Казанда төркемнең соңгы концертлары узды. "Alqanat", төркем буларак, иҗат итүдән туктады. Кунагыбыз - Артур Исламов белән әңгәмәне "Alqanat"ның таралу сәбәбен сораштырудан башладым.
- Артур, бүгенге көндә татарча рок җырлаучы сезгә көндәш булырдай төркемнәр юк. Ни өчен төркем таркалды?
- "Alqanat" инде 10 ел дәвамында иҗат итте, бу төркем өчен аз вакыт түгел. Матур, сыйфатлы 30лап җырыбыз бар, моннан тыш, каверлар да күп башкарылды. Элек яшьләр генә тыңласа, хәзер аудиториябез зураеп, зурлар, өлкәннәр дә тыңлый башлаган иде. Проектны шушы югары ноктада туктатып, яңа үлчәм, яңа баскычка күчәргә булдык. Алга таба һәркайсыбыз үз иҗаты белән аерым шөгыльләнәчәк. Мин үзем рок-поп-
эстрада юнәлешендә ялгыз чыгыш ясый башлыйм. Бу - попса түгел, һаман да сыйфатлы тере музыка булачак, тематика башкарак - иҗатымны хатын-кызларга багышларга телим. Җырларыма аранжировкаларны үзем ясый башладым, чөнки күңелем теләгәнчә үзем генә башкарып чыга алам. Күп җырларыма сүзләрне Илназ иҗат итте. Ниятем - тиздән яңа клибымны чыгару, көзгә проектны халыкка тәкъдим итү. Илназ үз заманча проектын әзерли.
- Соңгы концертыгыз ничек үтте?
- Бик җанлы узды, гөрләтеп үткәрдек. Концертның башыннан ахырына кадәр бөтен җырларны зал безгә кушылып җырлады, күп вакыт без уйнап кына тордык. 10 ел буе безнең белән булган өчен җанатарларыбызга зур рәхмәт. Мәскәүдән, Самарадан, Пензадан җанатарлар килгәннәр иде. Актаныштан "Асылташ" кызлар төркеме безнең җырны а капеллага башкарды. Күңелле дә, моңсу да концерт булды ул. Икенче көнне утырам - эчтә ниндидер бушлык. Җаныңны биреп эшләгәч, күңелдән бик кадерле нәрсәне тартып алганнар кебек. Яңа проектларыбыз да шундый ук уңыш казаныр дип ышанам.
- Артур, синең белән без җитди классик музыка өлкәсендәге уңышларың - опера җырчысы буларак та горурланабыз.
- Рәхмәт, әмма хәзерге акылым булса, опера сәнгатенә кереп киткәнче башта ныклап уйлар идем. Чөнки ул - түземлек, көч, туктаусыз эшләүне таләп итә торган хезмәт, шуңа күрә сәнгатьнең иң югары, дәрәҗәле төре булып кала да. Бөтен барлыгыңны аңа тапшырсаң гына ниндидер дәрәҗәгә ирешеп була. Һәр партияне әзерләргә ярты ел, кайсы кешегә бер ел кирәк. Ә ни өчен опера җырлый башладым - консерваториягә укырга кергәч, Италия опера җырчылары язмаларын тыңлап таң калган идем. Нәкъ алар аркасында классик музыка белән шөгыльләнә башладым.
- Консерваториядә укыганда ук сез - студентлар куелышында "Башмагым" (Җәүдәт Фәйзи, Таҗи Гыйззәт) музыкаль комедиясе халык тарафыннан бик яратып кабул ителгән иде.
- "Башмагым"ны бер җиде генә шәһәрдә куеп кайтканбыздыр (анда Артур Кәрим бай ролендә. авт.). Ул, чынлап та, бик уңышлы спектакль булды, халык нык яратты. Курсташларым, миннән бер курс югары укыган Филүс Каһиров, Айгөл Хәйри - нык көчле, талантлы, матур җырлаучылар - без бер чор, консерваториянең опера студиясен бер баскыч югарыга күтәреп куйдык. Моцартның "Фигароның өйләнүе" әсәре (Фигаро роле) дә студент чорында куелды.
- Санкт-Петербургта атаклы Мария театрында эшләп кайтырга да өлгердең...
- Мин аны стажировка кебек кабул итәм. Тәҗрибә туплау өчен, югары стандартлар эзләп китү иде. Кечкенәдән үк үземә югары планка куйдым мин. Ә монда дөньякүләм танылган йолдызлар белән бер сәхнәдә йөрисең, файдалы тәҗрибә туплыйсың.
- Шулай да, кабат Казанга кайттың, югыйсә андый мөмкинлекне бер эләктергәч, кире чыгып китү теләге булмаска тиештер кебек.
- Кайттым, чөнки нәрсәдер көтеп яту минем өчен түгел. Мин - ирекле рәссам, үзем иҗат итәргә яратам. Анда, әйтик, 50ләп җырчы, алар арасында миңа кайчан роль бирерләр, дип утырганчы, үземә кирәк тәҗрибәне тупладым да, кайттым. Әлегә Казанда, Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында эшлим, киләчәктә опера җырчысы сыйфатында Европага чыгарга җыенам, ниятләр җитди. Шоу-бизнес өлкәсендә һәр артистның продюсеры булса, опера сәнгатендә агентлар бар. Алар төрле театрлар белән контракт төзиләр, сиңа роль табып бирәләр. Тавышың, талантың бар икән, бар җирдә дә җырлый аласың.
- Соңгы елларда опера һәм балет театры бинасында гына түгел, башка сәнгать йортларында һәм ачык һавада да талантлы яшь җырчыларны җәлеп итеп опера һәм музыкаль әсәрләр куела башлады. "Ак бүре" (Рүзәл Мөхәммәтшин, Зөлфия Рәүпова), "Кара Пулат" (Ренат Харис, Эльмир Низамов) әсәрләре турында әйтүем.
- Аннан бит әле режиссер Михаил Панджавидзе 2014 елда республика бәйрәменә иң беренче татар мюзиклын - "Алтын Казан"ны куйды, анысы тагын да грандиозрак проект. Эльмир Низамовның укыган вакытында язылган әсәре ул. Шулай ук Ренат Харис либреттосы. Башкаланың "Казан" гаилә үзәге янында төзелгән ачык сәхнәдә куелган җыр-биюләр белән, чын мюзикл булды. Мин анда Ханзадә ролен башкардым. Экранда Алтын Казан буйлап аҗдаһа очып йөрде. Кызганыч: бу проект булды да, бетте дә, чөнки аны финанслау тукталды. Чит илләргә алып чыксаң, анда да исләре китеп караячаклар. Аның музыкасы да Европа стилендә эшләнгән.
"Кара Пулат"ка килсәк, Болгар тыюлыгындагы Кара Пулат белән бәйле риваятьләргә нигезләнеп язылган классик опера Тинчурин театры сәхнәсендә куелды. Заманча технологияләр - 3D проекторлар белән эшләделәр: сәхнәгә карасаң, пулат чынлап дөрләп яна кебек. Халык исе китеп карады, ооо, дип чыгалар иде барысы да залдан. Аннан, әсәрне куйган Георгий Ковтун да - көчле режиссер. Кылычлар белән сугыш күренешләре генә ни тора! Барысы да чын, табигый. Яки, мәсәлән, Туры батыр ролен башкарган Рузил Гатинны аягыннан бау белән асып куялар. Ул шулай башы аска караган килеш, эленгән хәлдә җырлый. Киләчәктә бу әсәрне тагын куярбыз дигән өмет бар, әлбәттә. Ул проектлар, һичсүзсез, яшәргә тиешләр. Чын матур сәнгать әсәре, тарихи әсәрләр. Халык аларны күрергә тиеш.
- Сәхнәдә нәкъ тормыштагы кебек, уңай геройлар бар, тискәреләр... Соңгыларын уйнаганда, образга керү авырмы?
- Киресенчә, андый рольгә керү миңа кызыграк та - үзеңне драматик яктан күбрәк ачасың. Нәҗип Җиһановның "Җәлил" операсында сатлыкҗан Канзафаров ролен башкарам - әсәрне бу сезонда гына бишенче тапкыр уйнадык. Әмма рольгә кереп китү кызык кына булды. Мин башка рольдә уйнарга тиеш идем, спектакльгә 15 минут кала труппа мөдире кереп, Канзафаровны уйнаучы артистның авырып китүен, рольне минем башкарачагымны әйтте. Ярар, диюдән башка берни әйтә дә алмадым. Партияне белә идем, бернинди репетициясез сәхнәгә чыгып та киттем. Шуннан соң ул роль миңа беркеп калды. Театр шундый җир - син һәрчак тавышта булырга, чыгыш ясарга, һәртөрле көтелмәгән хәлләргә әзер торырга тиешсең. Гомер буе әйбәт формада булып, йолдыз кебек балкысаң да, бер генә тапкыр бәләкәй генә хата яса - сине таптап үтәчәкләр. Һәрчак үзеңне формада тоту мәҗбүри.
- Гаиләң турында да бераз сөйләсәң...
- Тормыш иптәшем белән консерваториядә бергә укыдык, ул да опера җырчысы. Бик талантлы, аның тавышына тиңнәр табалмыйм, уникаль матур тавыш. Сәхнә тәхәллүсе -Эльза Заяри. Кызыбыз Иделия үсә. Эльза шулай ук, соло проектын әзерли, уртак яңа җыр яздыру һәм клип төшерү буенча йөрибез. Тиздән уртак иҗат җимешебезне зәңгәр экраннар һәм интернет аша сез дә күрерcез дип ышанам.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев