Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Ашкынып кайта торган бәйрәмебез

Күҗәкә авыл сабантуе, гадәттәгечә, Бурсык яланындагы мәйданга җыйды. Бәйрәм башланыр алдыннан Күҗәкә авыл җирлеге башлыгы Рәйхан Галимҗанова сабантуйга кайтучыларны, килгән кунакларны сәламләде.

Ел да туган якка чакырып кайтара торган милли бәйрәмебез сабантуена күңел машинаны да узып алга ашкына. Авыл бәйрәмгә кайтучыларны, туй алдыннан көязләнгәндәй кәләш сыман, бизәнеп, төзәнеп каршы ала. Юл буйларында, урамнарда үскән яшел үләннәр тип-тигез итеп чабылган. Һәр җирдә чисталык, бәйрәм рухы хөкем сөрә. Сабантуй мәйданы да бизәлгән. Колга башындагы әтәч авыл ягыннан бәйрәмгә ашыгып килүче халык агымын күзәтә. Тыңлап туймаслык милли көйләребез яңгырый.

 

Күҗәкә авыл сабантуе, гадәттәгечә, Бурсык яланындагы мәйданга җыйды. Бәйрәм башланыр алдыннан Күҗәкә авыл җирлеге башлыгы Рәйхан Галимҗанова сабантуйга кайтучыларны, килгән кунакларны сәламләде. Җирлектә башкарылган эшләр, киләчәккә булган максатлар хакында тәфсилләп сөйләде. Авыл җирлеге үсешенә һәрдаим булышып торучы, быелгы сабантуй бәйрәмен уздыруга да үзләреннән өлеш керткән егет-кызларыбызга, “Әнәк” агрофирмасы җитәкчесе Фарис Фәтхиевкә, “Протон” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте директоры Ринат Нуртдиновка, Чаллыда яшәүче авылдашларыбыз: электр челтәрләре компаниясе директоры Ленар Зариповка, Әлфәрит Нәбиевкә, Фирдәвес Латыйповка, Газинур Хәмитовка, авылыбызда да эш урыннары булдырган Рафак Шәрәфетдиновка рәхмәтләрен җиткерде. Авылның киләчәккә йөз тотып яшәвенә, кайтып сыеныр җиребезнең ныклы кулларда булуына инанган күңелдә яңа өметләр канат кага. Әле авылыбыз яши, яшәячәк, бетмәячәк.

 

Актаныш муниципаль район башлыгы урынбасары Илфак Бариев та күҗәкәлеләргә район җитәкчесе Энгель Фәттаховның бәйрәм котлауларын, сәламнәрен, үзенең изге теләкләрен җиткерде.

 

Ураза гаете көнне халыкны бергә җыйган бәйрәм тантанасында Фәнил хәзрәт укыган догалар барыбызның да күңеленә хуш килде. Иман нуры балкыган йөзләребез тагын да яктырып киткәндәй булды.

 

Бәйрәм бизәге – Алсу һәм Азат Фазлыевларны, аларның иҗат төркемен халык бик яратып кабул итте. Аларга кушылып җырлады, биеде, күңел ачты. Ә мәйдан уртасында – төрле уеннар, көрәш, аркан тартыш, бил алыш. Кемдер колгага менеп әтәч алмакчы, кемдер батыр калмакчы. Кемдер кашыкка йомырка салып, кемдер көянтә-чиләк асып йөгерә. Ел буе көтеп алган бәйрәмдә беркем дә битараф түгел. Уенда катнаша алмаганнар башкаларга көч биреп тора.

 

Менә төп батырны да игълан иттеләр. Быел да Рүзәл Мәрданов бүләк тәкәне читкә җибәрмәде. Иңнәренә салып мәйдан әйләнде. Халкыбыз сынатмый. Сабантуй безне бергә берләштереп, йөрәккә тагын бер елга җитәрлек дәрт-дәрман өстәп, район үзәкләренә, шәһәрләргә юл тота. Әле алда сабантуйлар дәвам итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев