Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Авыл клублары, мәдәният йорты мәдәни-ял мәйданчыкларында “Кичке җыен“ район халык иҗат фестиваль-бәйгесе үткәрү турында нигезләмә

1."Без тарихлы, йолалы халык". Һәр җирлекнең үзенә генә хас бәйрәмнәр тарихын барлау, авылда яшәгән халыкның башкалардан аермалы, үзенчәлекле, төп яшәеш асылын күрсәтә торган гореф-гадәтләрен өйрәнү һәм тәкьдим итү. Бер бәйрәмнән күренеш (5-10 мин). Борынгыдан килгән халык бәйрәмнәре: А) Сабан туе, Туй йоласы, Карга боткасы һ.б. Б) Хезмәт белән бәйле йолалар:...

1."Без тарихлы, йолалы халык".
Һәр җирлекнең үзенә генә хас бәйрәмнәр тарихын барлау, авылда яшәгән халыкның башкалардан аермалы, үзенчәлекле, төп яшәеш асылын күрсәтә торган гореф-гадәтләрен өйрәнү һәм тәкьдим итү. Бер бәйрәмнән күренеш
(5-10 мин).
Борынгыдан килгән халык бәйрәмнәре:
А) Сабан туе, Туй йоласы, Карга боткасы һ.б.
Б) Хезмәт белән бәйле йолалар: Каз өмәсе, Тукыма базары, Орчык бәйрәме һ.б.
В) Ял итү йолалары: Кичке уен, Кич утыру һ.б.
2. "Түгәрәк уен".
Һәр җирлекнең үзенә генә хас уеннары бар. Аларны өйрәнү, барлау, уйнап күрсәтү тәкьдим ителә.
А) Халык уеннары - фант җыешлы - җәза бирешле уеннар.
- Җырлы уеннар ( Тотып калышлы, Буяу сатышлы, Көянтә уены...һ.б),
- Җырсыз уеннар (Каешлы,Сукыр тәкә, Ватык телефон... һ.б.),
Б) Кара-каршы тезелеп һәм парлашып уйнала торган уеннар (Ак тирәк, күк тирәк; Куш кулым; Бас,бас станокка),
В) Әйлән-бәйлән уеннар.(Аллария-ләрия, Зәлилә, Төймә,төймә... һ.б.)
3. Шома бас" .
"Сигезле", "Бишле", "Карабай" биюләрен өйрәнү, биеп күрсәтү һәм башкалар белән бергәләп бию шарт итеп куела.
4. " Милли бизәк ".
- Нәкыш осталыгы, камил зәвыгы, пакь җаны турында сөйләүче чокып-уеп ясалган зәркан сәнгате - гаҗәеп нәфис беләзек-алкалар, чулпылар, муенса-мәрҗәннәр;
- бизәнү әйберләре - баш хәситәсе, каеш аеллары, иннек-кершән, сөрмә савытлары, камзул, яка чылбырлары, тәңкәле изүләр, өрпәк, кәзәки һәм җиләннәр;
- матурлап бизәп эшләнгән савыт-сабалар;
- күңел нурын сибеп чиккән киемнәр, укалы калфак, изүләре чигелгән бала
итәкле күлмәк, тегелгән, тамбур белән чүпләмләп чигелгән альяпкыч, гаҗәеп матур, нәфис ак шәл;
- бизәкләп тукылган ашъяулыклар,сөлгеләр,чаршаулар;
- сәхтиян күннән чәмчәләп чигелгән йомшак җиңел итекләр, күн эшләнмәләре.
5." Оста ".
А)Тегү, бәйләү, ясау, кисү, үрү осталары.
Б) Борынгы чордан калган тормыш кирәк-яраклары;
В) Төрле җайланмалар һәм станоклар, эш кораллары ( кул тегермәне,туку станогы, каба, орчык һәм башка әйберләр) куелырга мөмкин.
"Кичке җыен" район халык иҗат фестиваль-бәйгесен үткәрү графигы:
2015 елның июнь, июль, август айларында һәр жомга, шимбә, якшәмбе көннәрендә һәр авыл җирлегендә үткәрелә, барлык авылларның катнашуы мәҗбүри.
20 июнь - И.Байсар
21 июнь - Актанышбаш
26 июнь - Аеш
27 июнь - Я.Әлем
28 июнь - Кәзкәй
3 июль - Аккүз
4 июль - И.Богады
5 июль - Чуракай
10 июль - И.Сәфәр
11 июль - Ю. Яхшый
12 июль - Киров
17 июль - Усы
18 июль - Айман
19 июль - Пучы
24 июль - И.Кормаш
25 июль - Әтәс
26 июль - Т. Суыксу
31 июль - Күҗәкә
1 август - Зөбәер
2 август - Такталачык
7август -Т. Ямалы
8 август - Бурсык
9 август - Чалманарат
14 август - Теләкәй
15 август - Уразай.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев