Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Авылларга яңа сулыш: Чишмәбашта, Зөбәердә, Иске Кормашта Гармун бәйрәме узды

Быелгы Сабантуй бәйрәмендә районыбыз гармунчылары берләшеп, яңа сулыш алып үзара аралашуны дәвам итәргә сүз куешкан иде. Ләйсән ГАЗИЗОВА

        Озак та үтми беренче Гармунчылар бәйрәме районыбызның матур табигатьле Чишмәбаш авылында узды. Кичке уеннарда җырлашуны, биеп-күңел ачуны онытмаган икән әле Чишмәбаш авылы халкы. Олысы-кечесе гармунчылар уйнаган көйләргә кушылып җыр сузды, татарча рәхәтләнеп биеп тә алдылар. Төрле авыллардан җыелган гармунчылар бармаклары талганчы гармунда уйнады. Мондый бәйрәм Зөбәер авылында да оештырылды.


     Иске Кормаш авылында Гармунчылар бәйрәмен мәдәният йорты җитәкчесе Рәмилә Хамматуллина алып барды. Такталачык, Зөбәер, Иске Сәфәр, Ахун, Иске Байсар, Теләкәй авылларыннан килгән гармунчылар очрашуны Иске Кормаш авылының Мәчет урамында башлап җибәрде. Һәм бу юкка гына түгел. Авылның иң өлкән гармунчысы Рәсим Хуҗин шушы урамда яши. Гармунчылар бәйрәменә Рәсим абый Саратский гармуны белән чыккан иде. “Дүртенче сыйныфта өйрәнгән идем гармун уйнарга, хәзер инде 85 яшь тулды, гармун уйнаудан туктаганым юк”,-ди аксакал көйче. Иске Кормашта гармун көйләре онытылмый, яшьләр дә гармун телләрен оста биетә.

          Район Сабан туенда узган Гармунчылар фестивалендә “Көй тартыш” бәйгесендә җиңү яулап Илнур Сәләхов моны расласа,  авыл гармунчылары бердәмлекләре белән таң калдырды.

Әҗби урамы, “Җырлы чишмә” буйлары гармун моңнарына күмелде- халык байлыгы  булган көйче-осталар тезелешеп, урам әйләнде.

Алар уйнаган музыка яшь, матур чакларны искә төшерде, капка төбенә гармун тавышын ишетеп чыккан авылдашлар Карабай биюенә тыпырдадылар, вальс әйләнделәр, ретро җырлар башкардылар.

Каникулда иркенләп ял итүче балалар баштарак олыларның күңел ачуын читтән генә күзәтсәләр, биюләрдә дә катнашып бәйрәмгә ямь өстәделәр. 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев