Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Авылым, авылкаем: Шәбезбашта авыл көне

18 сентябрь көнне Шәбезбаш авылында “Авылым, авылкаем!” исемле бәйрәм узды.

    

-    Шәбезбашта мәхәббәтле, үзен тиз арада яраттыра торган халык яши. Кечкенә булса да авыл халкы бердәм. Алар дәртле дә, киң күңелле дә, кунакчыл да, ди Иске Кормаш мәдәният  йорты җитәкчесе, авыл бәйрәмен алып баручы Рәмилә  Хамматуллина. 
       

        Бүген Шәбезбаш авылында 42 кеше яши. Балалар бакчасына ике бала йөрү дә авылның киләчәге ул дип сөенә әби-бабайлар. 
      Күз өстендә каш булып быел бер яшь гаилә барлыкка килгән. Күршедәге Иске Балтач авылыннан килен төшергәннәр. Илгизәр белән Ләйлә Бариевлар әти-әнисе белән төп нигездә мул, җитеш тормышта яшиләр. Ныклы хуҗалык таралмас та, таркалмас та: Илгизәр чабышкы атлар үрчетә, гаиләнең зур умарталыгы бар. 
        “Авылым, авылкаем!” бәйрәмен оештыруда бар авыл халкы катнашты. Читтә яшәүчеләр дә кушылды, шушы бәйрәмгә дип, күрешергә, аралашырга төрле шәһәрләрдән әзерләнеп, күчтәнәчләр төяп кайтканнар. 


          Авылдашлар башта клуб каршындагы мәйданда очрашты. Рәмилә Хамматуллина бәйрәмне җыр-шигырьләр белән башлап җибәрде. Иске Кормаштан Илнур Сәлахов, Иске Балтачтан Рәмзил Шәяхмәтов, Зөбәер мәдәният йортыннан Ленар  Габидинов гармун моңнарын сузып җибәрде. Дәртле, матур татар бию көенә яшь килен Ләйлә Бариева күңелләрне җилкендереп, очып-очып биегәндә яше-картының аяклары үзеннән-үзе тыпырдады.

Бәйрәмдә катнашкан авылдашлар түзеп тормады, яңа салынган асфальт юл өстендә рәхәтләнеп татарча биеделәр. 
          Быел республикакүләм программа кысаларында Шәбезбашта төп урам юлына асфальт салдылар. Бәйрәм үткәргән шимбә көнне дә юл төзүчеләр эшләрен туктатмады, юл кырыйларына вак таш түшәүне дәвам итте.

Авылда күптән көтелгән өметләрне аклап урам юлы төзелү авылдашларда бәйрәм рухын аеруча көчәйтте. Ә бу арада клуб каршында казанда пылау пеште, табада тәмле исләр чыгарып коймак чажлады, самавырда чәй кайнады. 


          Саф һавада пешкән сый-нигъмәтләрдән авыз иткәч, бәйрәм клубның эчендә дәвам итте. Быел мәдәният учагы да яңарды, бинага косметик төзекләндерү уздырылды, музыка җиһазлары алынды. 


    Шәбезбашлыларны очрашу-күрешүләр сагындырган.

Бер-берсеннән аерыла алмыйча гапь кордылар, аралаштылар, хатирәләрне яңарттылар.

Гармунчыларның куллары талганчы җырладылар, биеделәр.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Рэхмэт оештыручыларга, авылыбызнын данын кутэруегезгэ, сэламэт , бэхетле тормышта яшэгез.