Актаныш

Аяк бармакларында үскән җимешләр

Эшләгән чагында вакытны җиткереп булмый иде. Лаеклы ялда булганда көнне уздыра алмыйча аптырап бетәсең. Кешенең табигате шундыйдыр инде аның. Берсенә дә ярап та, ошап та булмыйдыр. Бер генә халәттә яшәве кызык та түгелдер. Йөреп торганда Ижау каласыннан урап кайтырга ниятләдем. Барып керергә җитәрлек анда танышлар. Уръядының ярты кешесе шул калага...

Эшләгән чагында вакытны җиткереп булмый иде. Лаеклы ялда булганда көнне уздыра алмыйча аптырап бетәсең. Кешенең табигате шундыйдыр инде аның. Берсенә дә ярап та, ошап та булмыйдыр. Бер генә халәттә яшәве кызык та түгелдер.
Йөреп торганда Ижау каласыннан урап кайтырга ниятләдем. Барып керергә җитәрлек анда танышлар. Уръядының ярты кешесе шул калага китеп төпләнделәр. Кайсына барып керсәң дә, көтелгән кунак булырга өмет бар минем...
Киттем. Дөресрәге, алып киттеләр. Көндезге чәйдән соң, якын-тирәдәге урамнардан әйләнеп керергә булдым. Карана-карана йөреп киттем. Шәһәр зурайган, матурланган. Тирә-юньдә яшеллек, төрле төстәге чәчәкләр күзләрне иркәлиләр. Бакчаларда бала-чагалар шау-гөр килеп уйнап йөриләр. Шәһәр шәһәр инде... Иң кырыйдагы йорт янындагы агач күләгәсендә утыргычта ике кешенең кыяфәтләре җәлеп итте үземне.
Яннарына барасы иттем. Сәлам бирдем үзләренә. Татарлар икән. Сораштырып киттем.
- Кордаш, кайсы яклардан буласың, үзең?
- Элеккеге Калинин районыннан булам мин. Альберт исемле, Латыйпов. Тумышым белән Качкын авылыннан. Бәләкәй чакта ук чит-ят җирләргә чыгып киткәнбез. Әтием сугышта үлеп калган. Әни белән себер җирләрен гиздек. Ахырдан Ижауга килеп төпләндек. 76 яшьтә, күптән инде пенсиядә. Заводта инженер булып эшләдем. Менә бу коляскада утырган кыз- безнең кызыбыз Әлфирә, - дип тезеп китте.
Бушанырга мөмкинлек булганга, шулай беренче күргән кешесенә ачылуы булгандыр. Кызыбыз дигәч, коляскада селкенеп утырган шактый олы яшьтәге кешегә- кызына игътибар иттем.
Әллә... дип, сорарга да, ни әйтергә дә белмичә аптырап калганда, әңгәмәдәшем үзе ярдәмгә килде. Ул сөйли, ә мин Әлфирәне күзәтәм.
-...Ике айга иртәрәк дөньяга килде. Туганда ук гарип иде. Табиблар да киңәш итеп карадылар. Монда гына калдырмыйсызмы соң, диделәр. Кая ул, хатын да, мин дә риза булмадык. Газиз балаңны ничек чит-ят кулларга калдырасың ди инде, гомер булмаганны...
Кырык биш ел кулда йөртәбез. Ни йөри алмый, ни кулына тотып ашый алмый, ни сөйләшә алмый. Әзрәк, арбасына сөяп утыртып, йөртеп кертәбез, - диде дә, сөйләүдән тукталып калды.
Кызы, ниндидер авазлар чыгарып, әтисен үзенә чакырды. Аннан ике пакет алып килде. Хәтәр сәләтле ул. Аяк бармаклары арасына карандаш кыстырып, рәсемнәр төшерергә ярата. Шул һөнәре белән үзе күңелен үзе күтәрә. Мәктәптән укытучылар килеп укырга-язарга "өйрәттеләр". Ходай шулай язгандыр инде.
Тулы мәгълумат газетаның җомга, 2 март, 2012 17 (9662) санында

Реклама
Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: