Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Айгөл Мирзанурова : “Актанышка “бомба” төшкәндәй булды”

Авырлыклар чыныктыра гына диләр. Кайбер артистларның матур күлмәктән, елмаеп басып торган клипларын карыйсың да, бер зар-моңнары юктыр кебек тоела. Җырчыларны җырлап кына яши диярсең. Ә тормышларына төпченә башласаң, каз тәннәре йөгереп үтә кайчак. Сабый вакытыннан ук кайгының нәрсә икәнен белеп үскән сөйкемле башкаручы Айгөл Мирзанурова тормышка карата ямьле карашын бервакытта...

Авырлыклар чыныктыра гына диләр. Кайбер артистларның матур күлмәктән, елмаеп басып торган клипларын карыйсың да, бер зар-моңнары юктыр кебек тоела. Җырчыларны җырлап кына яши диярсең. Ә тормышларына төпченә башласаң, каз тәннәре йөгереп үтә кайчак. Сабый вакытыннан ук кайгының нәрсә икәнен белеп үскән сөйкемле башкаручы Айгөл Мирзанурова тормышка карата ямьле карашын бервакытта да югалтмый. Телевизор экраннарыннан "Дустым хыянәте" җыры аша тыңлаучыларга таныш булган Айгөл авырлыкларга бирешми, үзенең балачак хыялын тормышка ашырып иҗат итә. Болыт артыннан кояш чыга диләр, ул да нәкъ шушы сүзгә өметләнеп, бүгенге көндә, ниһаять, үз бәхетен тоеп яши.
- Айгөл, тормыш юлың бик катлаулы дип беләм, нинди авыр сынаулар үтәргә туры килде үзеңә?
- Мин Актаныш районы Байсар авылында әнинең әнисенең бертуган апасы карамагында үстем. Мине әти-әнием карамады. Балачагым да бик авыр, кызганыч үтте. Авырлыкларны барыбер җиңәчәкмен дигән максат куеп үстем. Кечкенәдән җырларга һәм биергә яратсам да, нигәдер әти-әниле балалар гына сәхнәдә үз һөнәрләрен күрсәтте, мин гел читтә булдым. Тугызынчы сыйныфны тәмамлагач, Актаныш районына училищега укырга кердем. Анда азмы-күпме булса да үземнең сәләтемне халыкка күрсәтә башладым. 3 ел укыганнан соң алга таба белем алырга мөмкинлегем булмады, хыялларым белән алга таба яшәдем. Укуны тәмамлауга унтугыз яшемдә кияүгә чыктым, егерме бер яшемдә олы кызым Сөмбелем дөньяга килде. Ирем белән алты ел торганнан соң хыянәт аркасында аерылыштык. Миңа дүрт яшьлек баламны җитәкләп чыгып китәргә туры килде. Карап үстергән әбием янына бала ияртеп кайтырга курыктым, шуңа да фатир табып, тормыш йөген тулаем үз җилкәмдә алып барырга туры килде, ләкин Ходай мине ташламады, яраткан тормыш иптәшем Рүзилемне очраттым. Бүгенге көндә бергәләп өч кыз үстерәбез. Торырга урыныбыз, ашарга ризыгыбыз булганга сөенеп туя алмыйм.
- "Дустым хыянәте" җырына төшерелгән клипның эчтәлеге күпләргә таныш. Үз тормышыңда да мондый хәл килеп чыкканга әлеге җырга алынырга булдыңмы?
- Чынлап та, тормышымда дустым хыянәтен күтәрергә туры килде. Яшермим, ул чакны бик авыр булды. Җырны чыгарыр алдыннан да бик озак уйладым. Актаныш кечкенә район булганлыктан, ни диярләр, көндәшемә авыр булмасмы дип баш ватканнан соң, сүз авторы Венера Мәхмүтова белән киңәшләшеп, җырны яздырырга булдым. Иҗади яктан Венера Мәхмүтова бик ярдәм итте миңа. Без интернет аша танышып, аралашып киттек. Язучы кеше төпченергә ярата бит, Венера апа да минем тормышым белән кызыксынды. Хәлемне аңлап, авыр минутта беренче җырымны яздырырга ярдәм итеп, Казанда иҗат кешеләре белән таныштырып йөргән шәхес ул. Җыры язылгач клип та озак көттермәде.
- Актанышта кояш яктырак диләр. Бу төбәктән чыккан сәләтле артистлар күп, сездә мәдәнияткә зур игътибар биреләме?
- Бездә, чыннан да, мәдәнияткә зур игътибар бирелә. «Агыйдел» җыр һәм бию ансамбле гөрләп эшләп килә, сәләтле җырчылар да, композиторлар да шактый. Актаныш халкы җырлап һәм биеп кенә яши.
- Зур танылу алырга, профессиональ җырчы булырга теләгең бармы? Әллә иҗат бары үзең өчен генәме?
- Профессиональ җырчы буларак таныласы килә, әлбәттә, тик бүгенге эстрадада иҗат итү өчен бик күп күләмдә акча таләп ителә. Дөрес, иҗатымны күтәреп җибәрүче, ярдәм итүче тормыш иптәшем янымда. Ул миңа танылу алырга башлангыч бирде, бәләкәйдән күңелемдә йөрткән хыялымны тормышка ашырды. Әлбәттә, минем җырчы буласы килде дип кенә барлык эшләп тапкан хезмәт хакын иҗатка гына тотып бетереп булмый, чөнки кызларны да аякка бастырырга кирәк, үз өебезне дә салып бетерәсе бар. Алай да әкренләп үз җырларымны яздырырга тырышам.
- Син бер урында гына туктап тора торган кеше түгел, төрле өлкәдә яңа һөнәрләр үзләштереп торасың. Үзеңә мондый тормыш кәнәгатьләнү хисе бирәме?
- Чынлап та, мин бер урында гына тапталып торырга яратмыйм. Күп уйлыйм. Эзләнәм. Әлеге вакытта сәүдә өлкәсендә эшлим. Халык белән аралашырга бик яратам. Кешегә изгелек эшләргә, аларны бәхетле итәргә һәм сөендерергә бик яратам. Бер урында тик кенә басып тора алмыйм, биеп, җырлап кешеләрнең күңелләрен күтәрәм. Кайбер вакытта эшкә мине күреп китәр өчен генә килүчеләр дә бар. Бәйрәмнәргә чыгыш ясарга чакырсалар рәхәтләнеп җырлыйм. Аннан кала гүзәл затларга матур прическалар ясыйм. Алынган эшне җиренә җиткереп башкара торган кеше мин. Шуңа да мондый тормыш миңа кәнәгатьләнү хисе бирә.
- Гаиләдә иҗатыңа нинди мөнәсәбәттә? Танышларың җырчы дип кабул итәме?
- Актаныш халкы «җырчы Айгөл Мирзанурова» гына дип йөртә. Клибым чыккач Актанышка "бомба" төште дисәк тә була. Кемдер: "Бик матур булган, уңышлар телим", - дип аркамнан сөйде, кемнәрдер көнләшүеннән шартлады дисәк тә була (көлә). Кызларым минем белән горурланалар, аларны "жырчы кызлары" дип йөртәләр хәтта. Олы кызым: "Әни, сине мәктәптә мактап кына торалар, мин шуңа бик сөенәм", - дип кочаклап үбә, ә тормыш иптәшем: "Минем җырчы сандугачым", - ди.
- Иҗат белән шөгыльләнү бүгенге көндә шактый чыгымлы, алай да шушы юнәлеш буенча кереп киткәннәр сәхнәне калдыра алмый. Үзең иҗаттан аерыла алыр идеңме?
- Иҗатны беркайчан да ташламас идем. Мөмкинлегем булса бик күп яңа җырлар яздырыр һәм клиплар төшерер идем. Мин җырламыйча яши алмыйм. Иртә ничек музыка белән башланып китә, көнем дә шул көй астына уза. Авыр чакта да җырлый-җырлый елыйм, шатлыгымнан да җырлап җибәрәм.
чыганак: http://gongtv.ru/intervyu/ayg-l-mirzanurova-aktanyishka-bomba-t-shk-nd-y-buldyi.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев