Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Бәйрәмегез белән, әниләр: Балалар сәнгать мәктәбендә укучылар иң кадерле кешеләрен хөрмәтләде (фоторепортаж)

Бу атнаның якшәмбесендә, 26 ноябрьдә Әниләр көнен бәйрәм итәбез. Балалар сәнгать мәктәбе коллективы әлеге зур бәйрәмне бүген үк бик эчтәлекле концерт программасы белән билгеләп үтте.

Әниләр бәйрәменә багышланган тантаналы концерт башланыр алдыннан район мәдәният сарае фойесында бәйрәм күргәзмәсе эшләде. Рәсем бүлеге укучылары иҗат иткән портретлардан ягымлы әниләр елмая, кечкенә рәссамнарыбыз кадерле кешеләрен бик яратып сурәтләгәннәр. Шулай ук остаз Ләйлә Галимова туку станогында палас сугу буенча мастер-класс күрсәтеп тамашачыларны буыннан-буынга күчүеп баручы һөнәрчелек турында сөйләде. 

Ул-кызларының иҗатлары белән танышканнан соң әниләребез зур залга узды. Биредә аларны "Вокал", "Хореография", "Театр сәнгате", "Уен кораллары" бүлеге укучыларының концерты көтә иде.  Балалар сәнгать мәктәбе укытучылары Альбина Хөсәенова белән Резеда Шәйдуллина алып барган кичәне тамашачылар бик яратты, әниләргә багышланган иң изге, иң җылы теләкләр, шигырьләрне тыңлап "Ана" сүзенең никадәр көчкә ия икәнен дулкынланып тоеп утырдылар, һәрбер концерт номерын алкышларга төреп сәхнә артына озаттылар.

Юлай Низаев фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев