Актаныш

Бал тәме

Шушы көннәрдә генә Айгөл Әхмәтгалиеваның "Баланнарда бал тәме" дигән яңа китабы дөнья күрде. Китапта "Таллыкүлдә былбыл бар", "Тузганак керфеге" дигән повестьлар, "Баланнарда бал тәме" дигән хикәя урын алган. Тормыш тоташ көрәштән һәм сынаулардан тора. Югалту һәм табыш белән дә сыный ул, мәхәббәт һәм хыянәт белән дә, бәхет һәм бәхетсезлек белән...

Шушы көннәрдә генә Айгөл Әхмәтгалиеваның "Баланнарда бал тәме" дигән яңа китабы дөнья күрде. Китапта "Таллыкүлдә былбыл бар", "Тузганак керфеге" дигән повестьлар, "Баланнарда бал тәме" дигән хикәя урын алган.
Тормыш тоташ көрәштән һәм сынаулардан тора. Югалту һәм табыш белән дә сыный ул, мәхәббәт һәм хыянәт белән дә, бәхет һәм бәхетсезлек белән дә... Ничек кенә булса да, ак кү­ңелле, якты күңелле Кеше булып каласы иде. Китапка тупланган әсәрләрдә әнә шул теләк чагыла.
***
...Качып кайткан кызларны икенче көнне төш уртасында, ат чанасына төяп, кабат Казанга озаттылар. Бригадир Мирхәт һәм Шәйдулла, авылдагылардан берәү килеп әләкләүгә, аналарның күз яше белән ачыргаланып кычкыруына карамастан, өйдән-өйгә йөреп, качкыннарны җыеп алдылар.
Көчкә тын алып, гәүдәсен сөйрәп атлаучы Зәйнәпнең бишмәт җиңенә сарылып үксегән Мәрфуганы Мирхәт читкә болгап очырды, хатын кар көртенә йөзе белән барып капланды.
- Башың бетсен, бәдбәхет, каргышым тотсын! - Мәрфуганың күп елаудан тавышы карлыгып калган иде, ул башыннан шуып төшкән шәлен кулына тотып, җан әрнүе белән торып басты. - Болай да тере мәеткә әйләнгән кызымны тагын кая олактырасыз? Кабахәтләр, барыгызны бергә җир йоткырлары...
- Кара, сәвит властен каргап торасыңмы? Үзеңне дә олактырыр җир табылыр, күп сөйләшсәң...
Мирхәт тун изүенә килеп ябышкан Мәрфуганы тагын селтәп җибәрде. Тик хатын бу юлы егылмады, чайкалып китсә дә, урынында басып калды.
-Төкерәм мин сезнең влачыгызга! Беркемгә рәхәт күрсәтмәгән ул сәвитегез белән чукынышып китегез! - Мәрфуга акылдан язган кешедәй ихахайлап куйды.
- Мәрфуга, авызыңны үлчәп ач! - Шәйдулла, Мәрфуга каршына килеп, күзләрен усал ялтыратты. - Каторгыга китмиләр бит, кайтырлар. Курчак уйнап утырыр яшьләре узган. Бөтен нәрсә фронт өчен, бөтен нәрсә җиңү өчен ди бит партия, һәрберегез монда җылы мич башы турында гына хыялланса, нимесне кем тар-мар итәргә тиеш, ә?
- Чу-кы-нып ки-те-гез! Чу-кы-нып ки-те-гез! Кызым, балам... - Кыз-кыркынны төягән ат кузгалып киткәндә, Мәрфуга урталай киселгән агач күк бөгелеп төште; кызларның "әнкәй, әнкәй" дип елашулары кар өстеннән сызгырып үткән чана тавышына кушылып, ниндидер тоташ үксү, иңрәү булып кына ишетелеп калды.
Шул китүдән Зәйнәп әйләнеп кайтмады..."
("Тузганак керфеге" дигән повестьтан өзек)
***
"...- Нәрсә, әллә мине түләүле марҗа дип белдеңме, хәшәрәт? - Кулындагы конвертны Зариф алдына ярсу хәрәкәт белән томыргач, Наилә, күзләреннән яшен уты чәчеп, ике йодрыгы белән өстәлгә таянды.
Зариф аны күреп аптырамады, ирен чите белән генә елмаеп, өстәл артыннан торды, ашыкмый-кабаланмый гына диванга күчепутырды. Аннан соң гына кичәге кебек әрсез караш белән Наиләгә төбәлде.
- Туктале, матурым, башта мине тыңла. Беренчедән, хәшәрәт дип арттырасың. - Зариф йөзенә кимсетелгән, үпкәләгән кыяфәт чыгарды. - Хатын-кыз риза булмаса, беркайчан да өстенә ташланганым юк, извини, аның өчен статья барын беләм! Аннан соң, бу яшеңә җитеп, ир чырае күрми яшәгәнче... Без шулкадәр бер-беребезгә туры киләбез, давай, юк өчен нервы бетермик. - Зариф Наиләнең биленә үрелеп, мәҗбүриләп янәшәсенә утыртты. Үзе исә, урыныннан кузгалып, каршы стенада барлыгы да беленмәгән ишекне ачты, эчке бүлмәсеннән хушбуй шешәсе кебек кечкенә генә шешә тотып чыкты. Чәй чынаягына салып, шәрабне Наиләнең кулына тоттырды..."
("Таллыкүлдә былбыл бар" повестеннан)

Реклама

Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: