Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Бала күңелле әдип

23 октябрь көнне Актаныш балалар китапханәсенә истәлекле очрашу булды. Бу көнне безнең китапханәбезгә Башкортстан Республикасының язучылар союзы әгъзасы, балалар язучысы, драматург, бик күп җырлар авторы Мөдәрис Мөсифуллин килде. Язучы белән очрашуда 1 санлы Актаныш урта мәктәбенең 4 "А" сыйныф укучылары (сыйныф җитәкчесе Дилара Хөббетдинова) һәм 3 "Б" сыйныф укучылар (сыйныф...

23 октябрь көнне Актаныш балалар китапханәсенә истәлекле очрашу булды. Бу көнне безнең китапханәбезгә Башкортстан Республикасының язучылар союзы әгъзасы, балалар язучысы, драматург, бик күп җырлар авторы Мөдәрис Мөсифуллин килде. Язучы белән очрашуда 1 санлы Актаныш урта мәктәбенең 4 "А" сыйныф укучылары (сыйныф җитәкчесе Дилара Хөббетдинова) һәм 3 "Б" сыйныф укучылар (сыйныф җитәкчесе Лилия Вәлиева) катнаштылар.
Кичә барышында укучыларга язучының тормыш һәм иҗат юлына багышланган "Бала күңелле әдип" дигән электрон презентация күрсәтелде. Балалар үз чиратларында язучының шигырьләрен яттан сөйләделәр, "Әтәч" әкиятен сәхнәләштереп күрсәттеләр. Мөдәрис Гайнелгыйлем улы балаларга үзенең балачагы, ничек әдәбияткә кереп китүе турында сөйләде , балачакта язган хикәя, әкиятләрен укып таныштырды.
Балалар язучыны бик кызыксынып тыңладылар. Соңыннан Мөдәрис Мөсифуллинның тормыш юлына, иҗатына кагылышлы сорауларны яудырып кына тордылар.
Кичәбез музыка белән дә үрелеп барды. Мөдәрис Гайнелгыйлем улы үзе язган көйләрне баянда уйнап башкарды. Әнисе Фәүзиягә багышлап язган "Фәүзия каеннары" дигән җырның язылу тарихын сөйләп, гармунда уйнап, үзе җырлавы аеруча ошады. (көе дә, сүзләре дә үзенеке).
Кичә ахырында язучы китапханәбезгә үзенең балалар өчен язган китапларын, шулай ук "Акча кемгә кирәкми" дигән исем астында пьесалары тупланган диск һәм башкорт язучыларынын китапларын бүләк итте. Бу очрашу балаларда да , язучының үзендә дә , шулай ук бездә дә бары тик җылы, якты хисләр генә калдырды. Киләчәктә тагын очрашырга сүз куешып язучы белән саубуллаштык.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев