Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

БАЛАЧАК БӘЙРӘМЕ: Актанышта "Йолдызлык-2018" республика бәйгесенең гала-концерты үтте (ФОТОРЕПОРТАЖ)

20 февраль көнне Актанышта "Йолдызлык-2018" республика бәйгесенең мәктәп яшендәге балалар арасында район туры гала-концерты булып узды. "Йолдызлык" быел районда 13 тапкыр оештырылды. Сайлап алу турлары башта мәктәпләрнең үзендә үтсә, соңрак "йолдызчыклар" зона этапларында сәхнә тотты. Февраль аенда исә район мәдәният йортында сайлап алу туры гөрләде. Оештыручылар сүзенә караганда, быел әлеге...

20 февраль көнне Актанышта "Йолдызлык-2018" республика бәйгесенең мәктәп яшендәге балалар арасында район туры гала-концерты булып узды.
"Йолдызлык" быел районда 13 тапкыр оештырылды. Сайлап алу турлары башта мәктәпләрнең үзендә үтсә, соңрак "йолдызчыклар" зона этапларында сәхнә тотты. Февраль аенда исә район мәдәният йортында сайлап алу туры гөрләде.
Оештыручылар сүзенә караганда, быел әлеге бәйгедә барлыгы 1380 бала, 326 коллектив катнашкан.
Гала-концертта җиңүче дип табылган 43 коллектив һәм аерым башкаручылар катнашып, вокал, хореография һәм нәфис сүзгә осталыкларын күрсәтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев