Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Балалар сәнгать мәктәбе пианистлары Казан Дәүләт консерваториясе каршында «Идел буеның сәләтле балалары- 2024» язгы иҗат мәктәбендә белемнәрен күтәрде

Актаныш районы балалар сәнгать мәктәбе укучысы Рамазан Хаҗиев укытучысы Алсу Баһаутдинова белән Н.Г.Жиганов исемендәге Казан Дәүләт консерваториясе каршындагы махсус музыка мәктәбендә «Идел буеның сәләтле балалары- 2024» пианистлар өчен язгы иҗат мәктәбендә укып кайтты.

25-27 март көннәрендә Н.Г.Жиганов исемендәге Казан Дәүләт консерваториясе каршындагы махсус музыка мәктәбендә профессор, ТР атказанган сәнгать эшлеклесе, сәнгать белеме кандидаты Вера Михаиловна Спиридоновага багышланган "Идел буеның сәләтле балалары- 2024" пианистлар өчен язгы иҗат мәктәбе узды.

Актаныш районы балалар сәнгать мәктәбе укучысы Рамазан Хаҗиев (укытучысы А.А. Баһаутдинова) сайлап алу турын уңышлы узып һәм язгы мәктәп катнашучылары сафына алынды. Идел буе төбәкләреннән сайлап алынган  конкурсантлар арасында Рамазан авыл җирлегеннән бердәнбер катнашучы булган.

Бу өч көндә яшь музыкантлар Казан консерваториясенең әйдәп баручы профессорлары белән аралаштылар һәм остазлардан мастер-класслар алдылар. Рамазан Светлана Михайловна Шель кулы астында шөгыльләнде.

Язгы мәктәп аның иң яхшы катнашучылары арасында искиткеч гала-концерт белән тәмамланды. Концертта Рамазан бу өч көн дәвамында өйрәнгән әсәрен уйнады.

Язгы мәктәп белән параллель рәвештә консерваториядә Рамазанның остазы Алсу Баһаветдинова махсус музыка мәктәбе директоры Д.Б. Маршанскийның "Музыкаль башкаруның һәм фортепианода укытуның заманча проблемалары" темасына квалификация күтәрү курсларын үтте.

- Бу сәяхәт күп кенә якты тәэсирләр, белемнәр һәм яңа танышулар бүләк итте. Соңгы көнне оста педагог Галиева Илүсә Зарифовна белән очраштык. Ул үзенең Актанышка баруын һәм балалар сәнгать мәктәбе укытучылары белән очрашуын зур җылылык белән искә алды. Үзе һәм дусты Вера Михайловна истәлегенә ул мәктәпкә үзенең "Юллар белән капланмаган" китабын бүләк итте.

"Идел буеның талантлы балалары" язгы иҗат мәктәбен оештыручыларга, барлык укытучылар составына югары дәрәҗәдә мастер-класслар үткәргәннәре, укучыларны әзерләгәннәре һәм Казан консерваториясе каршындагы урта махсус мәктәпнең тарихи сәхнәсендә чыгыш ясау мөмкинлек тудырганнары өчен рәхмәт белдерәбез, бу көннәр башка шәһәрләрдән килгән укучылар өчен алга таба һөнәри үсешкә этәргеч булды. Светлана Михайловнага дәресләрдә җылы күңел атмосферасы һәм кыйммәтле киңәшләре өчен зур рәхмәт!- ди Алсу Баһаветдинова. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев