Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

“Баламишкин” гармунчылары

Җәй айларында, районыбыз авыллары буйлап йөреп, “Баламишкин” төркеме гармунчылары халыкка җыр-моң таратты. Узган ел оешкан әлеге ансамбль яңа иҗат үрләре яулый. Филиза СӘЛАХОВА.

          Безнең милләт халкы үзенә генә хас моңы, уен коралында оста уйнавы белән дан казанган. Элек-электән киң таралган уен кораллары: гармун, курай, сорнай, тальян гармун. Гармун моңы гасырлар буе халкыбызның рухи бердәмлеген ныгыткан, иң авыр чакларда да күңелен күтәргән, шатландырган, юаткан.
       Гармун моңына беркем дә битараф кала алмыйдыр.  Ул үзенә буйсындыра, сихри дөньяга алып кереп китә. Тормыш ваклыклары, көндәлек мәшәкатьләр онытыла. “Баламишкин” гармунчылары нәкъ шундый фикердә.
Актаныш – гармунчылары белән мактанырлык җыр-моңлы як. Соңгы вакытта, элеккечә гармунда уйнап, урам әйләнүләр кимесә дә, халык күңеле белән әле дә шуңа омтыла. Кичке уеннар, армиягә озатулар, урам бәйрәмнәре, бераз сүрелсә дә, пыскыган, әмма сүнмәгән учак булып, әледән-әле “ут-ялкынын күрсәтә”. 
– Кешеләр артистлар белән җанлы аралашуны көтә. Җаны белән бөтен көйне дә кабул итәләр. Бигрәк тә, урамнардан үткәндә балаларның кушылуы, олы апаларның капка төбендә күз яшьләре белән яшьлекләрен искә төшереп утырулары, ничектер, җанга моңсу рәхәтлек бирә. “Минем әти дә, гармун уйнап, сугышка киткән иде бит”, – дип әйтәләр. Яшь егетләрнең урам әйләнеп җырлап узуларын искә төшерәләр. Хатирәләре яңарып, күзләре яшьләнә. Әтиләре фронттан кайтмаганнарның күңелләре, аеруча, китек. Гармун белән урам ураган элекке елларны искә төшерсәләр, алар өчен безгә рәхәт, – ди ансамбль җитәкчесе Илдус Һарунов. 
Төркемдә 7 кеше, төрле авыл гармунчылары бергә тупланган. Татар Суыксудан Фирдәвис Солтанов, Иске Байсардан Илгиз Гыйздәтуллин, Түкедән Фәнзур Гайнетдинов, Чалманараттан (Гәрәйдән) Әфка Мәрдәнов, Иске Сәфәрдән Илдус Һарунов, Глүс Мирзаханов, Иске Кормаш мәдәният йортыннан (Балтачтан) Рәмзил Шәяхмәтов. 
2021 елның җәй уртасында оешып, алар беренче тапкыр музыкаль сәфәрне Чишмәбаш авылында башлап җибәрәләр. Аннары Чишмә, Иске Сәфәр, Иске Кормаш, Такталачык, Әҗмәт авыл урамнары буйлап гармун уйнап, татар авылларының электәнге дәртле-моңлы музыкаль йолаларын торгызуга зур адым ясадылар. Югалып барган уеннарны халыкка кайтару авылны яшәтер иде дигән өметтә алар.
 

Реклама

Язманы тулысынча "Актаныш таңнары" газетасының 28 гыйнвар саныннан укыгыз.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X