Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Баланнарда бал тәме

Ак төс ул - сафлык, самимилек, пакьлек, чисталык, күнел байлыгы, матур өметләр. Ә бу исә матур тормыш, матур киләчәк. 27 октябрь көнне үзәк китапханә хезмәткәрләре әнә шулай матур киләчәккә өмет белән караган күңеле, бөтен җаны-тәне белән аклыкка омтылып, ак чәчәкләр кебек матур итеп яши белүче якташыбыз, язучы Айгөл Әхмәтгалиеваның күптән...

Ак төс ул - сафлык, самимилек, пакьлек, чисталык, күнел байлыгы, матур өметләр. Ә бу исә матур тормыш, матур киләчәк. 27 октябрь көнне үзәк китапханә хезмәткәрләре әнә шулай матур киләчәккә өмет белән караган күңеле, бөтен җаны-тәне белән аклыкка омтылып, ак чәчәкләр кебек матур итеп яши белүче якташыбыз, язучы Айгөл Әхмәтгалиеваның күптән түгел генә табадан төшкән "Баланнарда бал тәме" китабын тәкъдир итү кичәсе үткәрде. Кичәнең исеме дә җисеменә туры килә: "Аклык хисе, сафлык хисе, өмет хисе сүнмәсен!" дип аталган иде ул.
Кичәдә Айгөлнең тормышы һәм иҗатына багышланган электрон презентация күрсәтелде. Аның иманлы гаиләдә үскәнгә тәрбияле булуы, матур тормыш алып баруы, шуңа күрә иҗаты да матур икәнлеге ассызыклап күрсәтелде.
Чарада заман таләпләренә туры китереп эшләнгән "Мин гашыйк булдым", "Баланнарда бал тәме" китаплары буенча буктрейлерны һәркем яратып кабул итте. Шулай ук авторның китаплары буенча эшләнгән викторина да кызыклы һәм мавыктыргыч булды. "Һәркемнең үз каләме" дигән китап күргәзмәсе дә кичәдә катнашучыларда кызыксыну уятты. Чарада аның әти-әнисе Габдулла абый һәм Гөлзәлифә апа белән килгән кунакларны, укучыларны таныштыру да бик урынлы булды.
Иң мөһиме Айгөл Әхмәтгалиеваның эчтәлекле, тирән мәгънәгә ия булган чыгышында иде. Ул әти-әнисенә, гаиләсенә рәхмәт хисләрен белдерде. Яшьләрне тормышта үзенең әсәрләрендәге геройлардан гыйбрәт алып, ак һәм караны аерырга, ничек кенә авыр булмасын, сынмыйча, сыгылмыйча, күңел аклыгын җуймыйча, кеше булып калырга чакырды. Матур әдәбият укып, рухи байлыкларын арттырырга өндәде.
Шулай ук "Агыйдел дулкыннары" иҗат берләшмәсе әгъзалары Йосыф Хуҗин, Альбина Афзалова, Энҗе Разованың чыгышлары, аңа атап язган шигырьләрен укулары катнашучыларда тагын да матур тәэсирләр калдырды. Кичәгә Рәвидә Нурлыева, Илнур Могтазиров, Алеся Арсланованың матур җырлары тагын да ямь өстәде. Чара ахырында үзәк китапханә директоры Ландыш Шәмсунова бу кичәнең тәрбияви әһәмиятенә басым ясады. Укучыларны китапханәгә йөрергә, буш вакытларын заяга уздырмаска, иманлы, итагатьле булырга чакырды. Һәм язучы Айгөл Әхмәтгалиевага истәлек бүләкләре тапшырды.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев