Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

“Балкыш” фестивале

1941-45 елгы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына багышланган ветеран үзешчән башкаручыларның "Балкыш" III республика фестиваленең оештыру комитеты утырышы булды. Аның эшендә ТР парламенты Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты. Фетивальнең эш органнары - оештыру комитеты һәм жюри - әгъзаларына, шулай ук анда катнашучыларга элеккеге еллардагы ике фестивальне лаеклы дәрәҗәдә уздырган өчен...

1941-45 елгы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына багышланган ветеран үзешчән башкаручыларның "Балкыш" III республика фестиваленең оештыру комитеты утырышы булды. Аның эшендә ТР парламенты Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
Фетивальнең эш органнары - оештыру комитеты һәм жюри - әгъзаларына, шулай ук анда катнашучыларга элеккеге еллардагы ике фестивальне лаеклы дәрәҗәдә уздырган өчен рәхмәт белдереп, Фәрит Мөхәммәтшин әлеге чараның Мәдәният елында аеруча әһәмияткә ия булуын билгеләп үтте. Татарстан парламенты җитәкчесе фикеренчә, фестиваль бөек мәдәни-агарту һәм тәрбияви бурыч үти һәм республиканың горурлыгы булып торырга хаклы. "Үзешчән сәнгатьтә актив катнашулары белән безне ветераннар Россиянең башка регионнарына үрнәк булып торалар, - диде фестивальнең оештыру комитеты җитәкчесе. - Аларның бу омтылышларына республика җитәкчелеге һәрдаим теләктәшлек һәм ярдәм күрсәтәчәк. Муниципалитетлар җитәкчеләре дә әлеге мәдәни чараны лаеклы оештыруга бөтен көчләрен бирерләр дип ышанам".
ТР Ветераннар (пенсионерлар) советы рәисе, фестивальнең оештырө комитеты рәисе урынбасары Хәбир Иштирәков чараны оештыруга һәм уздыруга ярдәм итеп торган өчен республика җитәкчелегенә рәхмәт белдерде һәм 2014-15 елларда фестивальне уздыру тәртибе турында сөйләде. Аның сүзләренчә, муниципаль районнарда инде башланып киткән беренче этап быелның июленә кадәр дәвам итәчәк. Аннары беренче этапта җиңгәннәр 1 августтан 15 сентябрьгә хәтле җиде үзәктә оештырыла торган икенче этапта катнашачак. 2014 елның октябрендә (Өлкәннәр декадасында) һәм 2015 елның маенда (Бөек Җиңү көне алдыннан) Казанда икенче турда җиңүчеләр катнашында ике гала-концерт узачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев