Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

“Балкыш”ларда балкыйбыз

2015 елда район башлыгы призына үткәрелгән бию конкурсының Гран-при иясе, 2013-2014 елларда "Балкыш" республика фестивале лауреаты - Иске Кормаш мәдәният йортының "Хәзинә" ветераннар коллективы янәдән үзен иң-иңнәр рәтендә күрсәтте. 22-23 октябрь көннәрендә Казан шәһәрендә IV "Балкыш" республика фестиваленең гала-концертында катнашып, Казан тамашачысының җылы алкышларын, жюриның югары бәясен алып, тагын лауреат...

2015 елда район башлыгы призына үткәрелгән бию конкурсының Гран-при иясе, 2013-2014 елларда "Балкыш" республика фестивале лауреаты - Иске Кормаш мәдәният йортының "Хәзинә" ветераннар коллективы янәдән үзен иң-иңнәр рәтендә күрсәтте.
22-23 октябрь көннәрендә Казан шәһәрендә IV "Балкыш" республика фестиваленең гала-концертында катнашып, Казан тамашачысының җылы алкышларын, жюриның югары бәясен алып, тагын лауреат һәм акчалата премиягә лаек булып кайттык без. Уңышлы чыгыш ясау күңелләргә бер дәрт өстәсә, концерттан соң Казаныбызның истәлекле урыннары буйлап сәяхәт, кунакханәдә матур табыннар артында яңгыраган җырлар бездә онытылмаслык хатирәләр калдырды.
Безгә иҗат һәм ял итәргә мөмкинлек тудырган өчен районыбыз җитәкчеләренә, район ветераннар советына зур рәхмәтләребезне белдерәбез.
Җирлегебезнең Хәния Сәлахова җитәкчелегендәге ветераннар коллективы ел әйләнәсе күркәм эшләре белән куандырып, яшьләргә үрнәк булып тора. "Ак калфак" татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы кунакларын каршы алган вакытта да алар һәр эштә башлап йөрделәр, барлык чараларда актив катнаштылар.
Бу көннәрдә коллектив яңа конкурска әзерләнә.
1 ноябрьдә район мәдәният йортында узачак "Шома бас" республика конкурсының зона турында без ике бию күрсәтәчәкбез. Уңышлар сиңа, "Хәзинә"!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев