Актаныш

“Балкыш”та балкыды актанышлылар

10 сентябрь көнне Яр Чаллы шәһәренең Энергетиклар мәдәният сараенда "Балкыш" сайлап алу турында ветераннарыбыз данлыклы Актаныш сәнгатькәрләре дигән мәртәбәле исемне тагын бер кат яклап һәм данлап кайтты. Узган ел откан 100 мең сум грант акчасына тектерелгән сәхнә киемнәреннән иде алар! Яр Чаллы, Тукай,Әгерҗе, Алабуга, Зәй, Минзәлә, Менделеевск, Мөслим, Түбән Кама...

10 сентябрь көнне Яр Чаллы шәһәренең Энергетиклар мәдәният сараенда "Балкыш" сайлап алу турында ветераннарыбыз данлыклы Актаныш сәнгатькәрләре дигән мәртәбәле исемне тагын бер кат яклап һәм данлап кайтты. Узган ел откан 100 мең сум грант акчасына тектерелгән сәхнә киемнәреннән иде алар!

Яр Чаллы, Тукай,Әгерҗе, Алабуга, Зәй, Минзәлә, Менделеевск, Мөслим, Түбән Кама районнары арасында беренчеләрдән булып чыгыш ясадылар. Һәр коллективка "Балкыш" фестиваленең дипломнары тапшырылды.

Үзешчән сәнгатьне үз иткән ветераннарыбыз өченче ел инде әлеге фестивальдә уңышлы катнаша. Узган ел ике концерт номеры белән Казанга үтсәләр, быел алты номерның өчесе иң яхшылардан дип бәяләнде. Фестивальнең максаты - өлкән буынны яшьләргә үрнәк итеп күрсәтү, иске йола-гадәтләрне кабат яңарту, үткәннәргә кире кайту. Быел фестиваль Җиңүнең 70 еллыгына багышланды.

Лира Хафизова, район ветераннар советы рәисенең сәркатибе:

-Безгә 30 минут вакыт бирелгән иде. Чыгышыбызны Иске Кормаш авыл җирлегеннән "Хәзинә" клубы бию коллективы "Баллы чәкчәк" биюе белән ачты. Богады авылыннан Халидә Аскарова"Туган як" җырын, Робсон һәм Джон Мусиннар "Ялгыз агач" дуэтын, "Гәрәбә" клубы бию коллективының "Татар биюе"н, Фикус Гыйльфановның Ш. Галиевнең "Әткәйгә хат" шигырен сөйләвен, катнаш вокаль ансамбльнең "Милләттәшләр" җырын тамашачы көчле алкышлар белән кабул итте, һәр чыгышның музыкаль бизәлешен тәэмин итүче Мирзанур Фарухшинның да хезмәте зур монда. "Хәзинә", "Гәрәбә" клубы бию коллективларының чыгышы, бертуган Мусиннарның "Ялгыз агач" дуэты белән 1-2 октябрьдә Казанга барачакбыз.

Зәлифә Әмирова, "Гәрәбә" клубы әгъзасы:

-Фестивальдә катнашу безнең өчен зур дәрәҗә. Бик мәртәбәле жюри составы булуы безне баштагы мәлдә шаккаттырган иде. Быел анда Шамил Әхмәтҗанов, Лима Кустабаева, Рамил Курамшин да бар иде. Ел да төрле-төрле номерлар белән барабыз. Барган саен яңа кешеләрне күрсәтү ветераннар советының максаты дип тә уйлыйм.

Хөрмәтле өлкәннәребез, тормыш көзегез җылы, кояшлы булсын!

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: