Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Байсар мәдәният йортында районның " Әтиләр берләшмәсе" нең киңәйтелгән утырышы узды

Әтиләр Советы  мәктәп һәм гаилә арасындагы хезмәттәшлекнең иң кызыклы һәм перспективалы формаларының берсе булып тора


18 март көнне Иске Байсар мәдәният йортында районның Әтиләр Советының киңәйтелгән утырышы үтте. Анда Татарстан Республикасы баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, Актаныш районы имам-мөхтәсибе Руслан хәзрәт Мортазин, районның Әтиләр Советы җитәкчесе Рамил Сәлахов, мәктәпләрнең Әтиләр Советы җитәкчеләре, авыл җирлеге башлыклары, хуҗалык җитәкчеләре катнашты.

Татарстанда Әтиләр Советы моннан берничә ел элек республиканың беренче Президенты Минтимер Шәймиевнең тәкъдиме белән оештырылып, гаиләне ныгыту, балалар тәрбияләү юнәлешендә дәүләт һәм сәнгать оешмалары, иҗтимагый оешмалар белән бәйләнештә уңышлы гына эшләп киткән иде. Татарстанда Әтиләр Советын ТР премьер-министр урынбасары Васыйл Шәйрахыев җитәкли. 

Әтиләр Советы  мәктәп һәм гаилә арасындагы хезмәттәшлекнең иң кызыклы һәм перспективалы формаларының берсе булып тора. Мәктәпләрдә ул  балалар, гаилә, мәктәп арасында элемтәне ныгыту һәм тәрбия мохитен яхшырту максатыннан оештырыла. Район да ул берничә ел элек оештырылган иде. Әмма кайбер сәбәпләр аркасында аның эше сүлпәнләнде. 

- Хәзер шушы Советның эшен җанландыру бурычы тора. Бу нисбәттән, Әти сүзе дигән символикабызны булдырдык. Ай саен бер җирлектә очрашулар үткәрү бурычы куябыз. Бер-беребезне кабатламау өчен планыбызны да булдырдык. Әлеге Совет балалар тәрбияләүдә, булган проблемаларны хәл итүдә нык ярдәм итәр дип уйлыйбыз, - диде Рамил Сәлахов. 

Чираттагы утырыш Иске Байсар җирлегенә билгеләнгән булган. Алар Туган тел һәм халыклар бердәмлеге елы булуны да искә алып, тел темасын сайлаганнар. Мәдәният йортының фойесында балалар кунакларны үзләренең татар булулары белән горурлана торган шигарьләр сөйләп каршы алды. Нәсел агачларыннан торган күргәзмә дә эшләгәннәр. Укучылар зур горурлану хисләре белән үзләренең нәселләре белән таныштырды. “Ядкәр” шәҗәрәләр проекты кысаларында авылда яшәүче барлык гаиләләрнең дә нәсел агачлары эшләнер дип өметләнәләр. 

Утырышта Иске Байсар авылының Әтиләр Советы җитәкчесе Ришат Мөниров Әлеге Советның эшчәнлеге өстәл артына утырып сөйләшүдә генә чагылыш табарга тиеш түгел, дип белдерде. Һәм җирлектә Советның алып барылган эшчәнлеге белән таныштырды. Нинди генә чарада катнашмаган алар! Саный китсәң, бармаклар да җитмәс иде. Ә иң күңелгә үткәне, әниләрен югалткан ике гаиләгә рухи яктан терәк булган алар. Әтиләрнең бердәм булуы нәтиҗәсендә бу гаилә башлыклары төшенкелеккә бирелеп, начар юлга кереп китмәгән. Үзләрендә көч табып, балалары хакына гадәти тормышларын дәвам иткән. Балалары белән бергәләп төрле бәйгеләрдә катнашып, урыннар алулары да, өмәләрдә катнашулары да әтиләрнең ролен арттыра гына бара. 

-Тәрбиянең беренче җимеше гаиләдә салына, - ди Ришат Мөниров. Әмма хәзерге болгавыр заманда балаларына бик игътибар бирмәгән гаиләләр дә юк түгел. Дөнья куабыз дип, күпләребезнең балалар белән сөйләшергә вакытлары да калмый. Кайвакыт аларны тыңларга да, ишетергә дә теләмибез. 
Җәлил хәзрәт Фазлыевның гаилә, балалар тәрбияләү, бүгенге көн проблемаларына кагылышлы вәгазен залда утыручылар тын алмый тыңлады. Аның акыллы фикерләре, төпле киңәшләре һәрбер әти-әнинең күңеленә үтеп керерлек иде. 

-Җәмгыятьтәге иң зур проблема, ул – камил шәхес тәрбияләү. Әгәр әти-әни әдәпле, әхлаклы, һөнәрле бала тәрбияләп калдыра икән, аның киләчәктә бер проблемасы да булмый. Әгәр бөтен авыл шундый бала үстерсә, авылның, ил үстерсә, илнең бер проблемасы да булмас иде. Без менә шуңа омтылырга, динле балалар үстерергә тырышырга тиешбез, - диде ул. Һәм Әтиләр Советларының бик тә кирәкле булуына басым ясады. Гаиләдә әти сүзе булырга тиеш, дип ассызыклады. 

Әтиләр Советы утырышының чираттагысы Яңа Әлем җирлегендә узачак. 


 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев