Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

"Белем җәүһәрләре" Халыкара бәйгесе җиңүчесе Аккүз мәктәбеннән

25 нче октябрь көнне Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында V дөньякүләм "Белем җәүһәрләре" бәйгесенең җиңүчеләрен бүләкләделәр. Әлеге бәйгенең максаты - татар интернетында яхшы сайтлар булдыру, аларның авторларын таныту, татар интернетын ныгыту. Быелгы конкурска барлыгы 63 гариза кабул ителгән. Оештыручылар тарафыннан бәйгегә шуларның 57се сайлап алынган. Эшләрне бәяләүдә 14...

25 нче октябрь көнне Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында V дөньякүләм "Белем җәүһәрләре" бәйгесенең җиңүчеләрен бүләкләделәр. Әлеге бәйгенең максаты - татар интернетында яхшы сайтлар булдыру, аларның авторларын таныту, татар интернетын ныгыту.

Быелгы конкурска барлыгы 63 гариза кабул ителгән. Оештыручылар тарафыннан бәйгегә шуларның 57се сайлап алынган. Эшләрне бәяләүдә 14 жюри әгъзасы һәм татнет белгечләре катнашты. Алар бәйгенең финалына 38 интернет-проект тәкъдим иттеләр.

Әлеге бүләкләү тантанасында Аккүз төп гомуми белем бирү мәктәбенең информатика укытучысы Д.М.Шәвәлиев һәм аның укучысы Хисамова Ралина катнашты. Дилүс Мирзасалих улы "Тематик ресурс - иҗади җәүһәр" номинациясендә "Язмышмы, ялгышмы?" сайты белән иң зур бүләк - I дәрәҗә дипломга, кыйммәтле бүләккә һәм "Белем җәүһәре" тамгасына ия булса, укучысы Хисамова Ралина "Укучы җәүһәр" номинациясендә "Туган авылым минем-Аккүзем" сайты белән III дәрәҗә дипломга ия булды. Аларның әлеге уңышлары белән ихластан котлыйбыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев