Актаныш

Беренче октябрь – беренче ярминкә

1 октябрь район авылларында һәм үзәгендә иртәдән үк аеруча җанлылык һәм җылылык белән башланып китте. Көзге муллыкны җыеп алган, шәхси ярдәмче хуҗалыгын да ныгытучы, үстерүче авыл халкы бар хәстәрен күреп, иртәнге мәшәкатьләрен тәмамлап, ярминкәгә ашыкты. Шул күңелле ыгы-зыгыда гаиләнең хөрмәтле өлкәннәренә хөрмәт тә күрсәтелде, күрше-күләнгә хәер-сәдакасы да кертелде. Ярминкә һәр...

1 октябрь район авылларында һәм үзәгендә иртәдән үк аеруча җанлылык һәм җылылык белән башланып китте.
Көзге муллыкны җыеп алган, шәхси ярдәмче хуҗалыгын да ныгытучы, үстерүче авыл халкы бар хәстәрен күреп, иртәнге мәшәкатьләрен тәмамлап, ярминкәгә ашыкты. Шул күңелле ыгы-зыгыда гаиләнең хөрмәтле өлкәннәренә хөрмәт тә күрсәтелде, күрше-күләнгә хәер-сәдакасы да кертелде.
Ярминкә һәр сатып алучының да ихтыяҗын канәгатьләндерерлек бай ассортимент белән узды. Мәктәпләр, хуҗалыклар, шәхси эшмәкәрләр җитештергән продукция белән беррәттән, Башкортстаннан, Татарстан районнарыннан чакыруга теләктәшлек күрсәтеп килгән сәүдәгәрләр дә бар иде. Кукмаралылар итек белән сату итте, ут күршеләребез киемнәр, хуҗалык кирәк-яраклары белән килгән. Дүртөйледән килгән эшмәкәр Земфира Дайсарова:
- Һәр елны киләбез. Актанышлылар бик яратып каршы ала. Килгән кешедән халык очсызгарак алырга тырыша, шуңа хакларын бераз төшеп тә бирәбез, - диде.
Өлкәннәр иртән, иң элек, бөртекле культуралар сатып алып, аны кайтарып, кирәкле азык-төлекне алырга кабат килде, аралашты, хәл-әхвәл белеште, үзара фикерләште. Актаныштан Фәвәдис Хәбетдинов бодай белән борчак алырга сөйләшеп, кайтару хәстәрен күреп йөри иде. Ә инде Зөлкафирә Гыйльфанова өенә кайтарырга да өлгергән алган икмәген.
- Әйбер бик мул. Ни алсаң да бар. 7 сумнан ике капчык борчак алдым кош-кортка ашатырга, 6 сумнан центнер ярым арпа, 7 сумнан өч центнер бодай. Алып кайтырга техника да куйганнар. Төяп илтеп бирделәр. Бушаттык. Менә хәзер кабаттан киләм, - диде ул.
Ит-балык сатучы хуҗалыклар да, шәхси эшмәкәрләр дә күпләп һәм хакларын бераз төшереп тә сату итте. Чалманарат авылыннан Кадрия Ибраһимова:
- Үзебезнең хуҗалыкта үстергән тана ите алып төштек, килограммын 220 сумнан сатабыз. Өлкәннәргә 200 сумнан да бирәбез. Бик яратып алалар. Үзебез күпләп мал асрыйбыз: 12 савым сыеры, үгез, тана, бозаулар. Бүген бозаулар да алып төштек, тере үлчәүнең бер килосын 100 сумнан сатабыз.
Әлфия Хәертдинова, "Үзәк" җәмгыяте, "Океан" кибете:
- Иртән җидедә сата башлаган идек. Чират торып алалар. Тиз генә кайту юк әле. Үзебезнең Агыйдел елгасында тотылган балыклар. Корбан балыгының эресе - 65 сумнан (1 килограммы), ваклары - 40тан, карп - 140, судак - 160, җәен 140 сумнан.
Мәктәпләр дә үзләре җитештергән продукция белән сатуга чыкканнар, яшелчә-җимеш, кайнатмалар, камыр ризыклары мулдан иде. Кадет интернат мәктәбе сатуга куйган кыяр һәркемнең игътибарын җәлеп итте.
Дания Шәйхуллина:
- Бүген үзебез үстергән кыярның икенче уңышын, суган, кәбестә, кишер, чөгендер, җиләк-җимеш кайнатмалары алып килдек. Һәммәсен балалар белән эшләдек. Кыярны инде икенче елын үстерәбез. Елга ике тапкыр уңыш алабыз. Фатыйма Рәхимова бар серен дә белә яшелчә үстерүнең. Ин беренче үзебезнең хезмәткәрләргә, Кәзкәй авыл халкына сатабыз. Өлкәннәр дә яратып ала. Аларга ташлама ясыйбыз, - диде.
Район башлыгы Фаил Камаев җитәкчелегендәге делегация һәр сату ноктасында булып, тәкъдим ителгән продукция белән танышты, сатучылар белән дә, сатып алучылар белән дә аралашты. Фаил Мисбах улы җитештерүчеләрнең продукция күләме белән дә кызыксынды. Күпләп сату мөмкинлеге бармы, сату юллары көйләнгәнме?
Соңыннан район халкына, җирлек башлыкларына, оешма-предприятие җитәкчеләренә карата булган фикерләре белән дә уртаклашты:
- 1 октябрь - өлкәннәр көне уңаеннан үткәрелгән ярминкә белән көзге ярминкәләргә старт бирәбез. Алда - авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре көне. Ул ярминкәдә дә бар төр продукция сатылачак. Бөртеклеләрне, салам, тиресне адреслы илтеп бирү мөмкинлеге дә бар. Шул ук вакытта, безнең Чаллы шәһәрендә дә ярминкәләр үтә, анда да сату белән барабыз. Әгәр дә авыл халкының шәхси хуҗалыкта үстерелгән, сатарга иде дигән прдукциясе бар икән - авыл җирлеге башлыгы белән элемтәгә керергә кирәк. Без аны сатуны оештырабыз, шулай ук, үзләренә барып сату мөмкинлеге дә бар. Районда шәхси һәм күмәк көч белән җитештерелгән авыл хуҗалыгы продукциясен отышлы сатуның бар юлларын да кулланабыз бүген, - диде ул.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: