Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Без Тукайны сөябез

Балалар бакчасына йөри башлаган һәр балага Г.Тукай шигырьләре, әкиятләре аша милләтебезне, телебезне, әдәбиятыбызны, тарихыбызны өйрәтәбез. Бәйрәм бер йотым чишмә суы кебек күңелле үтте. Буыннан-буынга ятланып килгән әсәрләрне һәр бала үзенең күңел байлыгы, башкаруы, үз-үзен тотышы, зәвыгы, сәнгатьле сөйләме аша тамашачыга җиткерә. Киңәш итеп, балаларын бакчага йөртмәүче ата-аналарга әйтәсем килә. Балаларыбызга...

Балалар бакчасына йөри башлаган һәр балага Г.Тукай шигырьләре, әкиятләре аша милләтебезне, телебезне, әдәбиятыбызны, тарихыбызны өйрәтәбез.
Бәйрәм бер йотым чишмә суы кебек күңелле үтте.
Буыннан-буынга ятланып килгән әсәрләрне һәр бала үзенең күңел байлыгы, башкаруы, үз-үзен тотышы, зәвыгы, сәнгатьле сөйләме аша тамашачыга җиткерә. Киңәш итеп, балаларын бакчага йөртмәүче ата-аналарга әйтәсем килә. Балаларыбызга халкыбызның бөек шагыйре Г.Тукай әсәрләрен өйрәтүне дәвам итик.
Аның әсәрләре аша әдәпле, инсафлы, тәрбияле, кыю фикерле, сабыр, акыллы, ата-анасын, туганнарын, халкын, илен сөя белгән балалар тәрбиялик.
Әлбәттә, бу бәйрәмне әзерләүдә күңел җылысын биреп, тырыш хезмәтен куйган тәрбиячеләрне билгеләп үтәсем килә: Мирзасалихова Л., Әгъләмова Р., Әгъләмова Ф., Солтанова Л.. Музыка җитәкчеләребез: Гыйлфанова Г., Шәрипова Л. Барың бергә күңел җылысын биреп оештырганда, бәйрәм бик күңелле уза икән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев