Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

БЕЗДӘ ВЕТЕРАННАР ОЧРАШТЫ: Актаныш – Дүртөйле: дуслык –нык, юллар - көйле (+ФОТОЛАР)

Чиктәш республикалардагы ветераннар чәй өстәле артында җанлы әңгәмә куертты, үзләрен борчыган проблемаларны да читләп үтмәде алар.

8 август көнне Актаныш районының ветераннар советы, “Мирас” хор коллективы  белән берлектә, Башкортстан Республикасының  Дүртөйле районыннан дәрәҗәле кунаклар кабул итте. Газыйм Сәетов җитәкчелегедәге ветераннар делегациясен актанышлылар зурлап каршы алды. Ут күршеләребезгә  күркәм традиция буенча Актаныш чәкчәге тапшырылды.  

Җылы очрашу Аскы Актаныш ветераннар йортында башланып китте. Аны районның ветераннар советы рәисе Нурулла Нурлыев ачты.  “Мирас” хор коллективы әгъзалары  дүртөйлеләрне үз эшчәнлекләре белән таныштырды, авыл җирлеге һәм район күләмендә үткәрелгән чараларда ветераннарның башлап йөрүен ассызыклады алар.

Дүртөйле делегациясен Актаныш  районы Башкарма комитеты җитәкчесенең  социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйсән Нурлыева да  сәламләде. Мондый очрашуларның бик әһәмияле булуын ассызыклады ул. Башкортстан кунаклары үз чиратында район җитәкчелегенә рәхмәт сүзләрен ирештерде. 

 Чиктәш республикалардагы ветераннар чәй өстәле артында җанлы әңгәмә куертты, үзләрен борчыган проблемаларны да читләп үтмәде алар.  

Очрашу тынгы белмәс, мәңге яшь ветераннарыбыз тарафыннан әзерләнгән  концерт программасы белән дәвам итте. Аларга җавап рәвешендә, кунаклар да Актанышны башкорт моңына төрде. 

Көн дәвамында район кунаклары Актаныш авылының халыкка хезмәт күрсәтү һәм  ял итү урыннарында булдылар. Игелек үзәге, “Лачын” боз спорт сарае, Мәдәният, Ленин, Җиңү парклары, музейларда булган делегация Актаныш авылының төзеклегенә, чисталыгына шаккатты. Габдулла Тукайга куелган һәйкәл янында истәлеккә фотога төште алар. 

Бу көнне ветераннар мондый аралашуларның кирәклегенә тагын бер кат инангандыр, мөгаен. Икенче юлы инде Дүртөйледә очрашырга сүз куешты ут күршеләр. 

 

фотолар Актаныш районы ветераннар советыннан алынды 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев