Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

БЕЗГӘ ЯЗАЛАР: ”Алтын читек”кә лаек Пучылылар!

Язның беренче көнендә, 1 мартта Татар Ямалысы мәдәният йортында биюче егет-кызлар катнашында “Алтын читек” бию конкурсы оештырылды.

             Биредә Пучы авылы мәдәният учагыннан биюче кызларыбыз Эльмира Солтанова–“Иң яхшы ялгыз биюче”, Нәзилә Фәтхетдинова–“Иң матур милли бию” номинацияләре буенча бүләкләнделэр. Әлеге кызларыбыз кечкенәдән бию сәнгате белән кызыксынып, яратып, сәхнәне үз итүчеләр. Һәрдаим уздырылган бию конкурсларында катнашып алдынгы урыннарны яулыйлар. Бию сәнгатенә мәхәббәт уятуда, кызыксынуларын арттыруда үз өлешләрен керткән остазлары Нияз Әдип улы Бәшәров, балалар иҗат үзәгендә бию түгәрэге алып барган Артур һәм Рузилә Нигъмәтуллиннар, аларны гел үсендереп, канат куеп, рухландырып, катнашырга әйдәп торучы Пучы мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Регина Фәтхетдиновага зур рәхмәт!  Аларга киләчәктә дә уңышлар, яңадан-яңа биюләре белән сөендереп торуларын теләп калабыз
         Пучы авылы мәдәният йортында эшләп килүче “Яшьлек” бию ансамбле дә барлык конкурсларда  теләп катнаша, уңышлы чыгышлар ясап халыкка тәкьдим итә. 


Илгина Нуретдинова, Пучы мәдәният йорты җитәкчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев