Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

БЕЗГӘ ЯЗАЛАР:Һәр җәүһәрдә - халкым тарихы

2022 ел - Россия президенты В. В. Путин тарафыннан Халык сәнгате һәм матди булмаган мәдәни мирасны саклау елы дип игълан ителде. Шул уңайдан Актаныш үзәк китапханәсенең тантаналар залында “Һәр җәүһәрдә - халкым тарихы” исемле бәйрәм чарасы уздырдык.

                         Максат итеп укучы яшьләрне мәдәниятебез тарихы, җәүһәрләребез асылы, Актанышыбызның йөзек кашы булган шәхесләребез белән таныштыру, рухи хәзинәләребезгә саклы караш, китапка мәхәббәт тәрбияләү, китапханәгә җәлеп итүне куйдык.

                         Китап ул безнең халкыбыз мирасының, мәдәниятебезнең, хәзинәбезнең төп тармакларының берсе. Шуңа күрә бәйрәмдә катнашучыларга теманы ачкан китап, кул эшләре күргәзмәләре тәкъдим ителде. Бәйрәмебезгә гомерләрен мәдәнияткә багышлаган, моңнары, көйләре, иҗатлары белән безне сокландырган Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәрләре Таһир абый Фатихов, Мирзанур абый Фарухшин, шулай ук мәдәниятебездә бик матур итеп эшләп килгән, кул эшләре белән безне сокландырган Ландыш Мәгъдәнурова, Чөгәнә авылы клубы мөдире Алсу Арсланова, Уразай авылында яшәп иҗат итүче, “Агыйдел дулкыннары" әдәби-иҗат берләшмәсе әгъзалары Кадрия апа Саматова, Актаныштан Рәсимә апа Зарипова чакырылган иделәр. Алар сәнгатьтәге, әдәбияттәге хезмәтләре турында сөйләделәр, кул эшләре серләрен ачтылар. Китапханә директоры Гөлназ Әхмәдишина рухи мирасыбызны тагын да ныграк өйрәнергә, әби-бабаларыбыздан калган хәзинәләребезне сакларга кирәклеген ассызыклады, катнашучыларга истәлек бүләкләре тапшырды.

                         Тирән эчтәлекле, олы тәрбияви әһәмияткә ия булган бу чара - һәркемнең күңелендә җылы хисләр шәлкеме калдырды.

Фәндия Гәйнанова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев