Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Безнең Актанышны артист халкы бик ярата, ләкин билет бәяләре генә “тозлы” була

Кайберәүләр, нинди юллар белән булса да, башкаларга читенлек, авырлык тудырып, рәнҗетеп, үзенең нәфесен канәгатьләндерергә омтыла. Бер-береңә хөрмәт, эчкерсез мөнәсәбәтләр юкка чыга. Байлык туплап, яхшы өйләр салып, затлы машиналар алып биреп, акчага күмеп, баланы бәхетле итеп була, дип уйлау - ялгыш фикер. Байлык артыннан куып, күп вакыт үзебезнең сәламәтлегебез хакында да,...

Кайберәүләр, нинди юллар белән булса да, башкаларга читенлек, авырлык тудырып, рәнҗетеп, үзенең нәфесен канәгатьләндерергә омтыла. Бер-береңә хөрмәт, эчкерсез мөнәсәбәтләр юкка чыга. Байлык туплап, яхшы өйләр салып, затлы машиналар алып биреп, акчага күмеп, баланы бәхетле итеп була, дип уйлау - ялгыш фикер. Байлык артыннан куып, күп вакыт үзебезнең сәламәтлегебез хакында да, балалар тәрбиясе турында да онытып җибәрәбез. Бүген өч көнлек дөнья байлыгына бирелгәннәрнең ата-анасы, балалары белән дә сөйләшеп утырырга, аралашырга вакытлары юк. Ә нәтиҗәсе - бик аяныч.
20-21 нче март көннәрендә Әтәс авылында һәм Актанышның үзендә күрсәтелгән спектакль тамашачыны әнә шундый уйларга этәргәндер. Айгөл Әхмәтгалиеваның "Күз нурларым" драмасын беренче булып яр Чаллының 165 мәктәп укытучылары коллективы (Нурания Җамали җитәкчелегендәге "Яшел Яр" театры) куйган иде. Шунда уйнаган артист Раил Мөхетдинов үзе режиссер булып, әсәрне үзе сәхнәгә куярга алынып, җәмгыятьнең нигезе булган иң четерекле, иң үзенчәлекле өлешен - гаилә нечкәлекләрен күрсәтергә омтылган. Ике көнне дә залларның тамашачылар белән тулы, укучыларның да күп булуы сөендерде. Әтәстә тамашачылар арасында автор үзе дә бар иде.
Символик образ - әниләренең тән һәм күңел җылысын үзендә саклаган мамык шәл - күпләрнең күңелен кузгаткан булып чыкты. Мин күз яшьләремне күпме тыярга тырышсам да булдыра алмадым. Бер мин генә түгел, бөтен зал елады дисәм дә, ялгыш булмас.
... Соңгы сулышын алып ятучы ана. Компьютерда уйнап утыручы улы һәм колагына наушник киеп җыр тыңлаучы кызы. Әниләренә су бирерлек тә мәрхәмәт хисе күңелләрендә калмаган. Таш бәгырьле балалар. Чит хатын яныннан иртәнге сәгать 3тә кайтып керүче ир. Әниләренең ыңгырашуына керфекләрен дә селкетмәгән балалар әтиләрен кочаклап алып, акча "сыгалар". Әти кеше меңнәр биреп, балаларын "бәхетле итә". Күз нурларының әниләренә әйткән сүзләре, кочакларга үрелгән кулларның тупас рәвештә кире кагылуы тамашачыны сискәндерә.
"Безнең бернәрсәбез дә юк иде. Тик бәхетебез бар иде. Хәзер бар нәрсәбез дә бар, тик бер нәрсәбез дә юк. Мин үзем дә, балаларым да, ирем дә... Кайда ялгыштык?"- дип өзгәләнә үлем түшәгендәге ана. Гаиләдә - тирән упкын. Әнисез ничек яшәрләр, тәүбәгә килерләрме? Дөрес юлны кем күрсәтер? Геройларыбыз тамашачыны әнә шундый сораулар алдында калдырып, пәрдәне япты.
"Өмет" - "Сәйяр" халык театры исемен йөртүче коллектив укытучылардан тора. Мәктәптәге кәгазь боткасыннан ничек арыналардыр да, ничек өлгерәләрдер, ничек әзерләнәләрдер. Шул сорауны үзләренә биргәч, "Җитешәбез, безгә бик рәхәт. Раил Фәргат улы бездән артист ясап бетерде инде", - диләр. Коллектив биш ел эчендә Туфан Миңнуллинның "Ай булмаса, йолдыз бар", Илдар Юзеевның "Кыр казлары артыннан", "Гашыйклар тавы", әзербайҗан язучысы Гозәер Гаджибиковның "Аршин мал алан" әсәрләрен сәхнәгә куярга өлгергән. Инде менә Айгөл Әхмәтгалиеваның "Күз нурларым"ы да тамашачы күңеленә юл салды.
"Ул бит кичә иде", "Бәхет агачы", "Баш куям тезләреңә", "Сагынган чакларымда" пьесаларын язып, автор драматургия өлкәсендә дә үз көчен сыный.
Безнең Актанышны артист халкы бик ярата, ләкин билет бәяләре генә "тозлы" була. "Күз нурларым" спектакле пьесадагы акча хакимлегенә "үч" итеп, бушлай (сирәк күренеш!) күрсәтелде. Моның өчен тамашачылар артистларның җитәкчесенә - лицей директоры, Апач авылының горурлыгы Венера Хәйретдиновага бик рәхмәтле. Якташларыгызга зур бүләк ясап, күпме күңелләрне сафландырдыгыз, сокландырдыгыз.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев