Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

БЕЗНЕҢ КАБАТЛАНМАС ЛЕГЕНДАБЫЗ: Казанда Әлфия Авзалова турындагы китапны тәкъдим итү чарасында Актаныш районы җитәкчелеге дә катнашты (+ФОТОЛАР)

"Актаныш төбәге үзенең мәдәниятен, сәнгатен бренд дәрәҗәсенә күтәрә алуда якташыбыз Әлфия апаның өлеше әйтеп бетергесез зур. Без бүген иҗатыбыз, хезмәтебез белән ил кызының моң юлын аның югарылыгына омтылып дәвам итә алуыбыз белән бәхетле!”, - диде Рәйхан Филүс кызы.

Бүген  Казан ратушасында Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Әлфия Афзаловага багышланган яңа китапны тәкъдим итү кичәсе оештырылды. . "Әлфия Авзалова" дип исемләнгән басма өч өлештән тора.


"Әнинең "Үзем турында" дип аталучы китабы бар иде, ул 1995 елда нәшер ителгән. Аның вафатыннан соң бу китапның дәвамын язырга теләдек. Шулай яңа "Әлфия Авзалова" китабы язылды", - дип әйтте җырчының кызы, Әлфия Авзалова иҗатын саклау һәм үстерү фонды президенты Зөлфия Нигъмәтҗанова-Авзалова.


Татар дөньясына тәкъдим ителгән уникаль басма өч өлештән, 544 биттән тора. Беренче өлештә – җырчының үз хатирәләре һәм биографиясе, икенчесендә – аның иҗатын яратучыларның, хезмәттәшләренең истәлекләре, өченче өлештә кушымта (ноталар, аудиоязмалар – җырчы репертуарындагы 100 җыр тупланган МР3 диск, шәхси архивыннан фотолар) урын алган.


"Укучылар әнинең архивында сакланган эксклюзив фотосурәтләр белән таныша ала. Истәлекләр, аның белән бәйле вакыйгалар хакында укырга мөмкин. Күренекле татар язучысы, җәмәгать эшлеклесе Рабит Батулла әнинең язмаларыннан торган аудиокассета бирде. Гомумән, китап язуда һәркем ярдәм итте", - диде Зөлфия Нигъмәтҗанова-Авзалова.

Җырчының кызы рәхмәт сүзләрен республика җитәкчелегенә дә ирештерде. "Китап Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы ярдәме белән бөек җырчы истәлеген мәңгеләштерү Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан расланган программа кысаларында дөнья күрде. Җитәкчелек ярдәменнән башка бу эшләрне башкарып булмас иде", - дип билгеләп узды ул.


Мәртәбәле чарага чакырылган дәрәҗәле кунаклар исемлегендә Актаныш районы җитәкчелеге дә бар иде.  Район башлыгы урынбасары Р.Ф. Галимҗанова үз чыгышында  залда утыручыларга Актанышның, аның халкының кайнар сәламен ирештерде. 


“Татар халкына мәшһүр җырчы, кабатланмас легенда  Әлфия Афзалованы биргән Актаныш  төбәге үзенең мәдәниятен,  сәнгатен бренд дәрәҗәсенә күтәрә алуда якташыбыз Әлфия апаның өлеше әйтеп бетергесез зур.  Без бүген  иҗатыбыз, хезмәтебез белән ил кызының моң юлын аның югарылыгына омтылып дәвам итә алуыбыз белән бәхетле!”, - диде Рәйхан Филүс кызы. 


Район башлыгы урынбасары Р.Ф. Галимҗанова Актанышта якташыбызның исемен мәңгеләштерү уңаеннан  мәдәният йортына  Әлфия Афзалова исеме бирелүен билгеләп үтте. Мәдәният паркындагы аллеядә татар җыры легендасының бюсты  да аңа булган зур  хөрмәт һәм ихтирам билгесенең чагылышы. Җырчы исемен йөртүче  фестиваль-конкурслар да төбәктә киләчәктә дә оештырылып торачагына ышандырды ул.  Һәм иң мөһим вакыйга  - киләчәктә Актаныш районы башлыгы Э.Н. Фәттахов Ә.Афзаловага туган ягында  һәйкәл торгызырга ниятли. Әлеге яңалык  чарада катнашучыларга җиткерелгәч, зал алкышларга төренде. Зөлфия Нигъмәтҗанова-Авзалова  якташларыннан Актаныш чәк-чәкчәген дә кабул итеп алып, район җитәкчелегенә, шәхсән Энгель Нәвап улына ихлас рәхмәт сүзләрен юллады. 

Әлфия Авзалова иҗатын саклау һәм үстерү фонды басманың берәр нөсхәсен Татарстан уку йортларына, китапханәләргә бушлай таратырга ниятли. "Бу китапның барлык гаиләләрдә урын алуын телим", - дигән теләкләрен җиткерде җырчының кызы. 
 

чыганак: "Татар-информ", Ләйлә Хәкимова

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/02/21/181333/

 https://tatar-inform.tatar/news/2019/02/21/181333/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев