Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Бүген Актаныш балалар сәнгать мәктәбе уку елына йомгак ясый

Бүген яшь талантларыбыз һәм аларның остазлары район тамашачысына "Күңелләрне тибрәндереп яңгырасын халкым моңы!" еллык отчет концертын тәкъдим итә.

Актаныш балалар сәнгать мәктәбе коллективы ел саен нәкъ шушы вакытта, май ахырында хисап концерты белән район тамашачысы алдында чыгыш ясый. Быел да барыбызны сокландырып яшь җырчы, биючеләр, музыка коралларында уйнаучылар, сүз осталары эчтәлекле, матур программа тәкъдим итә. 
Концерт Әлфия Авзалова исемендәге фойедан ук башланып китте. Мәртәбәле кунакларны хор башкаруында "Туган җиремә" җыры каршы алды. Актаныш муниципаль районы башлыгы Энгель Фәттахов тормыш иптәше Сәрия ханым белән сәнгать мәктәбенең рәсем сыйныфы укучыларының эшләре белән танышты. Актаныш сәнгать мәктәбе филиаллары -Такталачык, Иске Сәфәр, Богады, Яңа Әлемдә дә рәсем сыйныфлары эшли. Пейзаж, натюрморт, портрет, хәтта шамаилләр дә ясый укучыларыбыз.

Хәзерге вакытта концерт залының сәхнәсе укучыларыбызның дәртле биюләреннән сыгылып тора. Бу хактагы язмабызны һәм фоторепортажны бүген урнаштырачакбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев