Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Бүген Актанышта көнчыгыш Кама аръягы тарихына багышланган конференция узды

Секцияләр эшен район башлыгы Энгель Фәттахов ачып җибәрде.

Бүген Актаныш районы төзелүгә 90 ел, Актанышка нигез салынуга 310 ел тулуга багышланган «Көнчыгыш Кама аръягының тарихи-мәдәни мирасы һәм бүгенгесе» төбәкара фәнни-гамәли конференциясе узды.

Конференциядә  Татарстан фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге тарих институты директоры Салихов Радик Рим улы, Г.Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институты хезмәткәрләре,  педагогика фәннәре кандидаты, Ш. Мəрҗани исемендәге тарих институты директоры урынбасары Гибатдинов Марат Мингали улы һәм Башкортстаннан төбәк өйрәнүчеләр катнашты.

Конференция  Мәдәният йорты фойесында Актаныш районы авыллары тарихына багышланган күргәзмә белән  башланып китте.  

undefined

Чарада Актаныш турындагы кыска документаль фильм күрсәтелде, секцияләр эшен район башлыгы Энгель Фәттахов ачып җибәрде. Конференция барышында татар халкы тарихын һәм Көнчыгыш Кама аръягы тарихын өйрәнүнең актуаль мәсьәләләренә, багышланды. 

Гамәлләштерелгән конференцияне үткәрүдә үзләреннән зур өлеш керткән мөхтәрәм затларга  район башлыгы Энгель Фәттахов Рәхмәт хатлары тапшырды.

Фәнни-гамәли конференция үз эшен район мәдәният йорты, гуманитар гимназия-интернат, Актаныш технология техникумы базаларында оештырылган секцияләрдә  дәвам итте.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев