Актаныш

Бүген Иске Сәфәр авылында “Сәфәрем” китабын тәкъдир итү узды

Иске Сәфәр авылына багышланган “Сәфәрем” китабы нәшер ителгән иде. Бүген танылган шәхесләр катнашында әлеге китапны тәкъдир итү узды.

Якташларыбыз, язучылар Данил Салихов, Ләбиб Лерон, Айгөл Әхмәтгалиева, "Ак калфак" татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Кадрия Идрисова, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Азат Нургалиев һәм башка кунаклар авыл зиратында булдылар, чишмәнең саф суларын авыз иттеләр,  мәчеткә кереп дога кылдылар.

Мәдәният йортында узган "Сәфәрем" китабын тәкъдир итү кичәсендә район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйсән Нурлыева катнашты.

Авыл турындагы мәгълүматларны туплаучы, эзлеклелек белән китапка салучы- ветеран укытучы Инсия Хаҗиева. Шулай ук китапны нәшер итүдә башка авылдашларның да саллы хезмәте кергән.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: