Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Бүген Камал театрында «Тарихта без эзлебез» шәҗәрәләр фестивале җиңүчеләре бүләкләнде

Икенче урынга Актаныштан Мәсәлимовлар гаиләсе лаек булды.

Бүген Камал театрында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Тарихта без эзлебез» шәҗәрәләр фестивале җиңүчеләрен бүләкләде. Бәйрәм тантанасына Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев та килгән иде.

«Һәр милләт үзенең тарихын белергә тиеш. Нәселебезне, буыныбызны беләбез икән, киләчәгебез бар дигән сүз. Шушы бәйрәмне оештырган кешеләргә рәхмәт. Киләчәктә дә бу эшләр алып барылыр дип ышанам», — диде Татарстан Президенты тантанада чыгышында.


Бүген фестивальнең республика этабында 6 гаилә катнашты: Актаныштан Мәсәлимовлар, Әлмәттән Мотаһировлар, Нурлаттан Морозовлар, Балтачтан Миңнебаевлар, Тәтештән Йосыповлар, Казанның Авиатөзелеш районыннан Вахитовлар гаиләләре. Һәр гаилә үзенең визит карточкасын тәкъдим итте, нәсел вәкилләре белән таныштырды. 

Фестивальдә беренче урынны Балтач районыннан Миңнебаевлар гаиләсе алды. Икенче урында Актаныштан Мәсәлимовлар гаиләсе, ә өченче урын Әлмәттән Габдрахман авылында яшәүче Мотаһировлар гаиләсенә булды.

Реклама

Җиңүчеләргә дипломнар бирелде. Беренче урынга 150 мең сум, икенче урынга 130 мең сум, ә өченче урынны яулаган гаиләгә 100 мең сум тапшырылды.

Ләйсән Рәхмәтуллина

Tatar-inform

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев