Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

БҮГЕН ХӨРМӘТЛЕ РАЙОНДАШЫБЫЗ МӘГЫЙС ӘҺЛЕТДИНОВКА 75 ЯШЬ ТУЛДЫ

Бүген , 9 август көнне хөрмәтле райондашыбыз, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, “Туган як” музееның аяклы тарихы Әhлетдинов Мәгыйс Әhлетдин улы 75 яшьлек гомер бәйрәмен каршылый.

          Мәгыйсь Әһлетдин улы без-мәдәният хезмәткәрләренең, музейда эшләүчеләрнең якын дусты, киңәшчесе, остазы. Бик яшьли район мәдәният тармагына аяк баса ул, өлкән яшькә җиткәнче сайлаган һөнәренә һәм туган ягыбызга тугры калды. 


        Мәгыйс абый, Совет Армиясе сафларында хезмэт итеп кайтканнан соң, 1970 нче елда Тыңламас авыл клубына мөдир булып билгеләнә. Шул еллардан соң күпме язлар, күпме кышлар, күпме җәйләр узган да алтын, кояшлы көз килеп җиткән.  

Күпме хатирәләр, башкарылган хезмәт, кайгы-шатлыклар, чын күңелдэн башкарылган эшләр өчен күпме дан-хөрмәт күрелгән, мактау кәгазьләре, рәхмәт хатлары бирелгән, санап бетергесез!


 Бар гомерен мәдәният, сәнгать, әдәбиятка багышлаган шәхесебез бүген дә безнең белән бергә атлый, һәрвакыттагыча халык белән, кызыксынып, төпле фикерләре белән уртаклашып яши!

Без аннан һәрчак үрнәк алып эшлибез.

Реклама

Гаиләләре белән тирән хөрмәткә ия затларыбыз булганга сөенәбез. 

Хөрмәтле Мәгыйсь Әһелтдин улы!
Сезне Пучы авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре исеменнән 75 яшьлек юбилей көнегез белән котлыйбыз! 


Саулык, гаилә бәхете, пар канаты белэн тигез тормышта, балалар, оныклар хөрмәтен тоеп яшәвеңне телибез!

Һәрчак шулай көләч йөзле, тәмле сүзле булып, дөньяның ямен тоеп яшәргә Аллаһым насыйп итсен!

Зур ихтирам белән Пучы авылы мәдәният йорты җитәкчесе Ильгина Нуретдинова.
 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев