Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Бүген Әнәк авылының Җәмәгать үзәгендә Чаллы рәссамнарының картиналар галереясе ачылды

Соңгы елларда рәсем сәнгате бераз күләгәдәрәк калды кебек. Чаллы шәһәренең Рәссамнар берлеге әлеге вәзгыятьне уңай хәл итү йөзеннән республиканың һәр авылында “Авыл галереясе” булдыруны максат итеп куя. Кылкаләм белән эш итүче иҗатчылар үзләренең эшләрен авылларга бүләк итеп калдыра. Татарстанның берничә районында галереялар барлыкка килгән инде.

         Актанышта Картиналар галереясын оештыру “Шәһри Чаллы” газетасы баш мөхәррире, шагыйрь, якташыбыз Мирһади Разовның инициативасы. 


         Беренче тапкыр рәсемнәр галереясен Чаллы иҗатчылары Пермь татарларына тәкъдим иткән. Россия һәм Татарстан Рәссамнар берлеге әгъзасы, ТР Халык рәссамы, Бакый Урманче премиясе лауреаты, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Мадьяр Хаҗиев “Үзебезнең авыл балалары да рәсем сәнгате турында белергә тиеш”, дип саный. 


          Әнәк авылындагы Җәмәгать үзәгендәге галереяда 32 рәссамның 70тән артыграк эше бар. Галереядагы картиналар саны 70тән аз булмаска тиеш.

Картиналарның стиле төрлечә: алар арасында натюрмортлар, портретлар, табигать күренешләре, абстракт һәм авангард эшләрне күрергә була.  Әле залга барлык картиналарны да элеп бетерә алмаганнар. 


          Район Советы рәисе Рәйхан Галимҗанова Чаллы рәссамнарына мондый игелекле хезмәтләре өчен район башлыгы Энгель Фәттахов исеменнән зур рәхмәтен белдерде. Пучыдагы район сәнгать мәктәбе филиалында рәсем сыйныфын ачу кирәклеген әйтте. Тиздән Актаныш сәнгать мәктәбенең рәсем бүлеген киңәйтү, сыйныф бүлмәләрен зурайту буенча эш башланачак. Мәдәният сараеның сул канатындагы китапханә аерым бинада эшли башлаганнан  соң рәсем сыйныфы шушы урынга күчереләчәк. Күргәзмәләр, галереяны оештыру мөмкинлеге дә ачылачак дип белдерде Рәйхан Флүс кызы. 


            Картиналар галереясының ачылу бәйрәменә Мирһади Разов та кайткан иде. Ул әлеге башлангычны хуплап алган Әнәк Җәмәгать үзәге хезмәткәрләренә, Чаллы Рәссамнар берлегенә рәхмәт әйтте. Җәйге матур вакытта, искиткеч ямьле табигатьле Актанышта, Агыйдел буйларында мәктәп укучылары белән рәссаманарны очраштырып мастер-класслар оештыру тәкъдиме белән чыкты. 


 

                    Килгән кунаклар, авыл җитәкчелеге, район сәнгать мәктәбе укытучылары бу очрашуның бик кирәкле һәм урынлы оештырылуын билгеләп үтте. Картиналар галереясындагы рәсемнәр белән Пучы мәктәбе укучылары да танышты.

Профессиональ рәссамнар кайбер картиналарының иҗат ителү тарихы белән таныштырды. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев