Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

"БИКМАТУРЛАР" ОСТА БАСА: Янә чираттагы җиңү Актанышныкы!

"Татнефть" компаниясенең "Рухият" рухи яңарыш фонды тарафыннан үткәрелүче "Сандугач сайрар илем" балалар иҗаты фестивале республика күләмендә танылу алды. Ул музыка, җыр, бию мирасын саклауга этәргеч бирә. 14 март көнне Актаныш сәнгать мәктәбе укучыларына да Әлмәт шәһәрендә үткән XХI регионара балачак фестивалендә катнашу бәхете елмайды. Географиясе елдан-ел киңәя барган әлеге бәйгедә...

"Татнефть" компаниясенең "Рухият" рухи яңарыш фонды тарафыннан үткәрелүче "Сандугач сайрар илем" балалар иҗаты фестивале республика күләмендә танылу алды. Ул музыка, җыр, бию мирасын саклауга этәргеч бирә.
14 март көнне Актаныш сәнгать мәктәбе укучыларына да Әлмәт шәһәрендә үткән XХI регионара балачак фестивалендә катнашу бәхете елмайды.
Географиясе елдан-ел киңәя барган әлеге бәйгедә быел 60 бию төркеме сәхнә имтиханы тотты. Алар шул рәвешле үзләре арасыннан иң-иңнәрне билгеләделәр.
Актанышның Айзирәк Локманова һәм Алия Димөхәмәтова җитәкчелек иткән "Бикматур" коллективы фестивальдә сынатмады - дәрәҗәле өченче урын безнеке! Афәрин, кызлар!
Сүз уңаеннан, райныбыз сәхнәсендә үз йөзен булдырырга өлгергән "Бикматур" бию төркеме Минзәлә шәһәрендә оештырылган "Йолдызлык-2018 "яшьләр фестиваленең зона бәйгесендә икенче дәрәҗә лауреат исеменә лаек булып, Казан шәһәрендә үтәчәк "Йолдызлык" фестиваленең гала концертында катнашу хокукына ия булдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев